«Син, иркәм, Үзбәкстан дип әйтергә теләдең...»
2023 ел Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгән иде. Ел тәмамланып килсә дә, мин укытучыларны, шәкертләребезне мәктәп тормышына бәйле истәлекләр белән уртаклашырга чакырам.
Бу уңайдан безгә «яшел ут» яна, урам буш, бөке юк. Гәҗиттә «Яраткан укытучым» рубрикасы астында мәкаләләр урнаштырсагыз, бик тә игелекле гамәл булыр. Шулай итеп укытучының дәрәҗәсе, эшчәнлегенә бәя артыр. Бүген үземнең бер истәлегем белән уртаклашасым килә.
Менә иң озын III чирек тә тәмамлануга бара. Укытучылар «2» урынына ничек итеп «3»ле куярга дип баш ваталар. Данияр Шәехович бүген озак еллар география укыткан Луиза Хәнәфи кызының дәресенә керергә планлаштырды. Дәрескә керүнең максаты укытучының йомшак укучылар белән эшләү алымын һәм аларны өлгерүче укучылар сафына бастыру тәҗрибәсен өйрәнү иде.
Укытучы дәресне гадәт-тәгечә бик тә җылы тонда башлап җибәрде. Чирек азагы якынлашуын һәм кайбер укучыларга куела торган билгеләрнең объективлыгын ачыкларга җыенуын әйтеп узды. Шуннан соң класс журналын ачты һәм исемлек буенча бара башлады. Класста үле тынлык урнашты, башлар түбән иелде. Бары тик тырыш укучылар гына горур кыяфәттә утыра бирделәр.
Укытучы: «Флүс», - диде. Кадермәтов Флүс укыту-чының эндәшүен һәм үзенең исемен атавын ишетмәде. Бу вакытта ул тәрәзәгә карап, язның матурлыгына соклана иде. Хәтта ул борыныннан чыгып ирен читенә җитеп туктап калган куе сыеклыкны да өскә таба күтәрергә кирәклеген онытып җибәргән иде. Аны күршесе чынбарлыкка кайтарды. Ул астан сиздерми генә аның аягына типте, Кадермәтов аңа әйләнеп карады һәм күршесе укытучыга төртеп күрсәтте. Укытучы сүзен дәвам итте.
- Кадермәтов, синең монда бер «2»ле, бер «3»ле һәм ике нокта тора. Чиреккә уңай билге чыгару өчен тагын бер уңай билге алуың шарт, - диде. - Яле, иркәм, әйт әле, мамык кайда үсә?
Шулчак Кадермәтов та хыялый дөньясыннан әкрен генә чынбарлыкка кайтты. Ул үзенең дәрестә утыруына һәм укытучының аңа сорау бирүенә төшенде, ләкин сорауның асылына төшенмәде. Ул ирен кырыена төшеп туктап калган сыеклыгын искә төшереп, «у» һәм «ү» авазларына бераз охшаш аваз чыгарып аны өскә таба күтәрә башлады.
Укытучы, җанланып:
- Әйтәм бит, иркәм, белә-сең дип. Менә «Ү» дисең. Син бит Үзбәкстан дип әйтергә телисең. Утыр, бик яхшы «3» ле. Чиреккә дә «3» куям, - диде.
Дәрес алга таба дәвам итте. Данияр Шәехович укытучыга карап сокланды. Ул бит борын астында ялтыраган сыеклыкны күрде, ләкин йөзен чытмады, борыныңны сөрт димәде, укучының шәхесен кимсетмәде. Киресенчә, аны зурлап иркәм дип эндәште, мактады, иптәшләре алдында хурлыкка калдырмады.
Звонок яңгырады. Данияр Шәехович чыгу юлына юнәлде. Менә алар очраштылар. Луиза Хәнәфиевна: «Сез инде, иркәм, бу апа «булып беткән» дип миннән көлгәнсездер», - диде.
Данияр Шәехович аңа Фәнис Яруллинның «Иң гүзәл кеше икәнсез» дигән шигыренә туры китереп:
«Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез,
Сез иң гадел кеше икәнсез», - диде.
Әйе, укытучының иң төп сыйфаты - балаларны ярату. Әгәр син укучыга канат куйсаң, ул синең канатыңны сындырмас, дәрәҗәңне төшермәс.
Бу мәкалә яраткан укытучым Люция Хафизовнаның һәм балаларны яратучы укытучыларыбызның рухына дога булып барсын.
Дамир Нәҗмиев, Елховой авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа