Әлмәт районында өстәмә сайлаулар уза
Тавышны 20.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.
Татарстанда муниципаль берәмлек депутатларын өстәмә сайлаулар башланды. Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды, дип хәбәр ителә республика Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында.
«Шәһәр һәм авыл советлары депутатларының 29 мандатына 116 кандидат – сәяси партияләрнең төбәк бүлеге вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче кандидатлар – дәгъва кыла», - диелә хәбәрдә.
Тавыш бирү Ютазы, Әгерҗе, Тукай, Аксубай, Менделеевск, Әлмәт, Апас, Лениногорск, Югары Ослан, Чүпрәле, Кукмара, Яшел Үзән, Алабуга районнарында, шулай ук Түбән Кама һәм Нурлатта үткәрелә. Анда республикада яшәүче 16 меңнән артык кеше катнашу хокукына ия.
Бишмунча авылында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Бишмунча авыл җирлеге депутатына өстәмә сайлаулар уза. Аларда 4 кандидат катнаша. Авылның мәдәният йортында кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа