Габдрахман батыр егетен искә алды
Әлмәт районында һәлак булган якташыбыз истәлегенә хоккей турниры узды.
Габдрахман авылының җир-ле хоккей командасы якын-тирә авыллардан җыелган көндәшләре белән көч сынашты. Турнир Габдрахман авылыннан махсус хәрби операция зонасына китеп, батырларча һәлак булган Айдар Гафаров истәлегенә багышланган иде.
Бозда - Габдрахман һәм Тайсуган авылларының хоккей командалары. Вакытында Айдар Гафаров та шул командаларның берсендә хоккей уйнаган булган. Хоккейны бала чагыннан ук үз иткән егет 11 нче сан астында чыгыш ясаган. 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнеп, сугыш хәрәкәтләре зонасына эләккән.
- Тормыш иптәшем гаҗәеп яхшы кеше иде. Без аның белән күптәннән таныш идек инде. Бик әйбәт яшәдек, - дип искә ала һәлак булган сугышчының тол хатыны.
Лилиана белән Айдар Гафаровлар нибары дүрт ел бергә яшәп калалар. Ире белән танышканчы Лилиана спорт белән ул кадәр үк мавыкмавы, ә менә Айдар белән бергә булганда хоккей командасының тугрылыклы җанатарына әйләнүе турында сөйли. Иренең хәтта сугышчан хәрәкәтләр зонасында булганда да кайгыртучан тормыш иптәше булып калуын, мөмкинлек булган саен хәбәрләшергә тырышуын дулкынланып искә ала.
Һәлак булган хәрби хезмәткәр истәлегенә багышланган матчны карарга Айдар Гафаровның туганнары, дуслары һәм якыннары да килгән иде.
- Мондый турнирлар бик кирәк. Без аны ел саен оештырырга тырышачакбыз. Минемчә, сугышчан хәрәкәтләр зонасында булган егетләребез турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланырга тиеш, - дип фикерләре белән уртаклашты Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Ренат Мифтахов.
Айдар Гафаров узган елның 17 июнендә 26 яшендә һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа