Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елдан - яңача: нинди кануннар гамәлгә керәчәк

Яңа ел илебез халкының тормышына кабат яңа һәм шактый күп үзгәрешләр алып килде.

Үзгәрешләр нигездә 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән кануннар белән бәйле. Аларның күбесе социаль тәэмин ителеш, транспорт һәм мәгариф өлкәләренә кагыла. 

2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче россиялеләрнең пенсиясе 7,5 процентка артты һәм хәзер уртача 23244 сум тәшкил итәчәк. Бу 32 миллионнан күбрәк кешегә кагыла. 

Быел рекордлы индекса-цияләү МРОТ - минималь хезмәт хакы күләменә дә кагылды. Ул быелдан 19242 сум тәшкил итәчәк. 

2024 елның 1 гыйнварыннан армия хезмәтенә чакыру яшен үзгәртү турында закон үз көченә керде. Моңа кадәр  сәламәтлеге буенча тайпылышлары һәм гаскәрләр төрләре буенча чикләүләре булмаган 18-27 яшьлек гражданнар хезмәт итәргә ярак-лы иде. Быелдан башлап югары яшь чиге 30 яшькә кадәр күтәрелде. 

Ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр дә куандыра. 1 февральдән ана капиталы буенча түләүләр суммасы 7,5 процентка артачак һәм, алдан исәпләүләр буенча, беренче бала өчен - 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 834 мең сум тәшкил итәчәк. Акчаны  ата-аналар тү-бәнгедәге максатларга юнәлтә ала:  ипотекага яки булган торакны яхшыртуга;балалар товарларына һәм хезмәтләренә;баланы укытуга; ана пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга.

2024 елның 1 июленнән банклар торак-коммуналь хезмәтләр (ТКХ) өчен тү-ләүдә түбәндәге категория гражданнардан комиссия алуны туктата: пенсионерлар; инвалидлар; аз керемлеләр; сугыш хәрәкәтләре ветераннары. Шулай ук бу яңалык социаль ярдәмгә мохтаҗ булган кайбер башка категория гражданнарга да кагыла.
Торак-коммуналь хуҗа-лык хезмәтләре өчен түләү-ләрнең күләме нигездә узган елныкы кебек калды. Бары тик капремонт өчен түләү бәясе генә артты. Элек бу төр хезмәткә әлмәтлеләр 1 квадрат метр торак мәйданы өчен 6,38 сумнан түләгән булсалар, хәзер ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә әлеге сумма 1 квадрат метр торак мәйдан өчен 7,70 сумнан исәпләнә. 
Чыгарылыш укучыларын югары  уку йортларына кабул итү кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертелде. Төп үзгәрешләр югары уку йортына керү өчен гариза бирү тәртибенә кагылачак. Барлык документлар махсус сервиста пәйда булачак, анда чыгарылыш укучылары рейтингта үз позицияләрен күзәтә һәм төрле билгеләр («кабул итүгә тәкъдим ителгән» яисә «шанслар түбән») ярдәмендә керү стратегиясен дөрес төзи алачак. Авторизация Дәүләт хезмәтләре порталы аша узачак.
Быелдан тагын бер куанычлы яңалык - мәктәпләрдә  укучылар өчен файдалы хезмәт буенча мәҗбүри сәгатьләр кертелә.  Хәзер башлангыч һәм урта мәктәп укучылары расписаниесендә сыйныф бинасын һәм ишегалларын җыештыруга, чәчәкләр һәм агачлар утыртуга, шулай ук китапханәдә ярдәм итүгә вакыт бүленәчәк. Моңа кадәр  балаларны эшкә бары тик ата-аналар рөхсәте белән генә җәлеп итәргә мөмкин иде.
2024 елның 1 гыйнварыннан транспортка техосмотр уздыру кыйбатланды.  Хәзер техник хезмәт күрсәтү станциясенә мөрәҗәгать итү бәясе җиңел машиналар өчен 1187 сум, мотоцикллар һәм мотороллерлар өчен 417 сум тәшкил итә.  
2024 елда машина йөртү таныклыкларын алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керә, шулай ук юлларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны фотога төшерү системаларын урнаштыруга кагылышлы үзгәртелгән таләпләр гамәлгә ашырыла башлый.
Быелның 1 апреленнән «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы законга төзәтмәләр керә, аның нигезендә машина йөртү таныклыкларын алу ка-гыйдәләре үзгәрә. Төп үзгә-решләр D «автобус» кате-гориясенә кагыла. Хәзер мондый праваны алу өчен законнар тарафыннан бернинди өстәмә шартлар да билгеләнмәгән. Бердәнбер искәрмә - автобус йөртүче 21 яшьтән дә яшьрәк булмаска тиеш. 1 апрельдән яңа таләп кертелә: аның машина йөртү стажы - B (җиңел автомобильләр) яки C (йөк автомобильләре) категориясе - кимендә бер ел булырга тиеш. Моннан тыш, В һәм СЕ категорияләренең машина йөртү таныклыгы (тагылмалы йөк машиналары) ияләре, җиңел автомобиль белән идарә итү стажы кимендә бер ел тәшкил иткән очракта, автомат рәвештә BE категориясен (прицеплы җиңел автомобильләр) ача ала.

Тагын бер үзгәреш башка илләрдә бирелгән машина йөртү таныклыкларына кагыла. Россия гражданлыгы алганнан соң аны бер ел дәвамында кулланып була, аннары Россия үрнәгендәге права алырга туры киләчәк. Шул ук вакытта машина йөртүченең М (мопед), А, А1 (мотоцикллар), шулай ук B һәм B1 кебек «чит ил» категорияләре булса, аңа юл йөрү кагыйдәләрен белү өчен теоретик имтихан гына тапшырырга кирәк була. Ә менә «йөк машиналары» һәм «автобус» категорияле права алу өчен машина йөртүчегә яңадан автомәктәптә белем алырга һәм эчке имтихан бирергә туры киләчәк. Шуннан соң гына, белем бирү учреждениесендә әзерлек курсын үтүне раслаучы документ алгач, ул Дәүләт ав-тоинспекциясенең имтиханнар тапшыру бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

2024 елның 1 сентябрен-нән фотовидеофиксация комплексларын урнаштыруга бердәм таләпләр куелган законнарга төзәтмәләр үз көченә керә. Аерым алганда, аларны трассаларның авария куркынычы булган өлешендә, юл эшләре үткәрелә торган участокларда, җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосаларда, шулай ук җәяүлеләр кичүендә һәм юл чатларында да урнаштыру рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта торак пунктлардан тыш мондый комплекслар камералар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне кисәтә торган билгедән 150-300 метрга якын урнаштырыла алмый. Шәһәр, авыл яисә башка торак пункт чикләрендә әлеге системаларны тиешле күрсәткечләрдән 100 метрдан да якынрак урнаштыру рөхсәт ителә. Аларның «дислокация урыны» Дәүләт автоинспекциясе, автомобиль юллары хуҗасы һәм төбәк яки муниципаль хакимиятләр белән килешенгән булырга тиеш.
Әгәр камера кую кагыйдәләре бозылса, штрафны гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Өстәвенә, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре моны штрафка тартылган кешедән гариза яки прокурор тыкшынуын көтмичә эшли алачак.
Хәзерге вакытта парламент, шулай ук министрлык-лар һәм ведомстволар каравында берничә закон проекты һәм «автомобиль» кануннарына төзәтмәләр бар. Мәсәлән, Транспорт министрлыгы тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренә уртача тизлекне арттырган өчен штрафлар кертүгә кагылышлы үзгәрешләр әзерләнгән инде. 
1 гыйнвардан куллану кредитлары буенча кредит каникулларына хокук турында закон үз көченә керде. Әлеге закон нигезендә кереме кимегән очракта кеше ярты елга тәнәфес алырга һәм айлык взнослар түләмәскә мөмкин. Бу вакытта процентлар исәпләнү дәвам итәчәк, әмма кешене «неустойка»дан коткарачаклар һәм аның кредит тарихына бу тәэсир итмәячәк.

2024 елның гыйнварыннан Әлмәттә җәмәгать транспорты өчен түләү бәясе артты һәм акчалата түләгәндә 35 сум, ә карта белән түләгәндә 32 сум тәшкил итте.

 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса