Әлмәттә йортсыз этләрне тотуга 2,5 миллион сум акча тотылачак
Әлмәттә йортсыз этләрне тоту буенча тендерда җиңүче билгеләнде.
2,5 миллион сумлык килешүгә хайваннарны яклаучы Эльвира Кутуева белән кул куелды. Тиешле документлар РФ Дәүләт сатып алулары порталында басылып чыкты.
Хезмәтләр исемлегенә, тотудан тыш, транспортлау, вакцинация, приютта хайванны тоту, стерилизация яки кастрация керә. Ветеринария авырган очракта дүрт аяклы хайванны йоклатырга хокуклы.
Контракт буенча хайваннарны алып килгән приют торак пунктлардан ерак урнашкан булырга тиеш (кимендә биш км). Анда хуҗа барлык шартларны булдырырга тиеш: этләрне тоту өчен вольерлар; ел дәвамында температураны 20-25 градус чикләрендә тотып тору өчен җылы вентиляцияләнә торган бүлмәләр. Приют территориясендә этләр йөртү өчен мәйданчык, шулай ук берничә блок булырга тиеш: изолятор, карантин, ветеринария һәм санитар.
Бер хайванга 3932 сум акча тотыла. Иң зур чыгым - ана хайваннарны стерильләштерү 1000 сум.
Контрактның гамәлдә булу вакыты 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа