Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллы — Зәй — Әлмәт автомобиль юлында туклану һәм җылыту пункты оештырылды

Әлмәт районында буран дәвам итә.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә Чаллы — Зәй — Әлмәт юлында туклану һәм җылыту пункты оештырды, анда 200дән артык фура тора. Бу хакта Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Машина йөртүчеләргә ит белән карабодай боткасы, пироглар, икмәк һәм су тәкъдим ителә. Башкарма комитет башлыгы Айнур Исхаков начар күрүчәнлек аркасында хәлнең начарлануын ассызыклады һәм шәһәр халкын трассага чыкмаска чакырды.

"Чаллы-Зәй-Әлмәт юлы ябылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә туклану һәм җылыту пункты җәелдерелде. Колшәрип авылыннан Чаллы трассасы белән кисешкән урынга кадәр 8-9 сәгатьтән артык 200ләп фура тора инде . Машина йөртүчеләр ит, пироглар, икмәк, су белән карабодай белән сыйлана ала", — дип сөйләде башкарма комитет башлыгы Айнур Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса