Әлмәттән күп балалы Федоровлар гаиләсе дәүләт бүләген алды
24 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итү булды.
Күп балалы гаиләләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов гаилә – безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч дип белдерде. "Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамлылыгын саклый. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм уңайлылык мохиттә яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы бик мөһим", - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Тантаналы кабул итүдә безнең Әлмәт районын Денис Александрович һәм Ирина Александровна Федоровлар гаиләсе тәкъдим итте.
19 ел бергә яшәгәндә Федоровларның унбер баласы туа. 2022 елдан алар Әлмәт районының Колшәрип авылында үз йортларында яшиләр. Ирина Александровна игелекле һәм ярдәмчел кеше. Сабыр, кайгыртучан әни, тәмле пешерә, тегә, бәйли һәм фортепианода уйный. Кул эшләре ясарга ярата, балаларны моңа өйрәтә, шулай ук үз гаиләсе өчен бәйрәмнәр оештыра.
Гаилә башлыгы Денис Александрович бүгенге көндә шәхси эшмәкәрдә слесарь-сантехник сыйфатында эшли. Эшләгәндә үзен намуслы, җаваплы, тырыш кеше итеп күрсәтә.
Гаиләдә һәм балаларда укуга, үз бурычларына җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт тәрбияләнә. Ата-аналар кечкенәдән үк хезмәтне кадерләргә һәм яратырга, һәрчак һәртөрле яхшы башлангычларда ярдәм итәргә өйрәтәләр. Күршеләр, дуслар һәм укытучылар гаилә турында бары тик уңай яктан гына сөйлиләр, һәрвакыт дус һәм пөхтә әни, тырыш әти һәм тәрбияле балалар, ата-аналарның үз балаларын Россиянең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәтен бик яхшы сурәтлиләр.
Ирле-хатынлы әйтүенчә, балалар һөнәр сайлауда ирекле булганнар. Әни белән әти аларга акыллы киңәшләр белән генә ярдәм итәләр. Олы кызлары Анастасия 2023 елда үз гаиләсен булдырган, кияүгә чыккан.
Улы Никита 2023 елдан ТИСБИ идарә университетының Әлмәт филиалында беренче курс студенты, программист һөнәрен үзләштерә.
Николай, Дарья, Рувим, Олеся, Евгений Колшәрип урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары. Алар намуслы, тырыш укучылар. Калган дүрт бала өйдә тәрбияләнә.
Федоровлар гаиләсенең яраткан шөгыльләренең берсе-кичләрен кызыклы китап яки журнал укырга җыелу, күренекле шәхесләрнең биографияләре яки мавыктыргыч тарихлар белән танышу.
Гаилә башлыгы сүзләренчә, тормыш кыенлыклары туганда, өлкән балалар катнашындагы гаилә советында әлеге мәсьәләне хәл итү юллары турында һәрвакыт сөйләшәләр.
- Безгә Әлмәттә яшәве, җитәкчеләрнең республика гражданнары турында кайгыртуын һәм игътибарын күрү ошый.
Балалар мәйданчыклары һәм парклар төзекләндерелгән. Шулай ук без балаларыбызга мәктәптә дә, уку йортларында да зур игътибар бирелүен күрәбез, – дип уртаклашты Федоровлар гаиләсе.
Тантаналы кабул итүдә Ирина Федорова «Герой-Ана» ордены һәм исеме белән бүләкләнә. Дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа