Әлмәттә хатын-кыз җыештыручыларны хөрмәтләделәр
Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Безнең җыештыручылар-чын геройлар, алар, бернәрсәгә карамастан, һәрвакыт үз бурычларын тырышып үтиләр, урамнарыбызны чиста һәм куркынычсыз итәләр. Аларның тугрылыгы һәм тырышлыгы иң югары бәягә лаек.
Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар.
"Без хатын-кызларга авыр икәнен күрәбез. Аларның кәефләрен күтәрәсебез килә. Ел башыннан ике ай эчендә бездә ике айдан артык норма яуды. Әлмәтлеләр шәһәр коммуналь-торак хуҗалыгының барлык хезмәтләре эшенә аңлау һәм хөрмәт белән карасыннар иде. Барыбызга да авыр, әмма без тырышабыз һәм алар тырышалар", – дип билгеләп үтте Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.
Идарәче компанияләрдә 109 хатын-кыз җыештыручы эшли, автомобиль юллары идарәсендә тагын 10 кеше.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа