Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел
Нәрсә генә димәсеннәр, милләтебез язмышы, туган телебез турында уйландыра, борчыла торган заманда яшибез.
Тормышыбыздагы рухи ярлылык, ана телебезне хөрмәтләмәү, гомумән, аннан читләшә бару кешенең җанына, иманына хилафлык китерә.
Татарстанда туып-үсеп, биредә гомер кичерүче милләттәшләребезнең үз ана телендә сөйләшә алмаулары бик тә аяныч хәл. Берәүләр «безгә татар телен мәктәптә әйбәтләп өйрәтмәделәр бит» дип аклана. Андыйларга инде «туган телне иң беренче чиратта балаларына әти-әни өйрәтә, ә мәктәпнең төп бурычы - аны камилләштерү генә» дип аңлатасы килә. Балага тәрбиянең нигезе гаиләдә салынган шикелле, туган телгә мәхәббәт тә башлап өйдә тәрбияләнә. «Татар теле кирәкми, аны өйрәнүнең файдасын күрмибез, рус телендә сөйләшү күпкә кулай», ди бүген күбесе. Урамда, транспортта, оешмаларда татар телендә сөйләшүчеләр юк диярлек. Дөрес, белем алганда да, югары уку йортларына кергәндә дә рус телен белү кулай. Тик тормыш бит гел «файда» эзләүдән генә гыйбарәт түгел. Милләте татар булган һәрбер шәхес үз телен энәсеннән җебенә кадәр белергә, дөрес итеп сөйләшергә тиеш, минемчә. Мәдәният, тарих дигән тө-шенчәләр дә бар бит әле.
Әлеге уй-фикерләр белән газета битләре аша элек тә уртаклашканым булса да, бу теманы кабат кабыргасы белән куярга булдым әле.
21 февральдә дөньякүләм Туган тел көнен билгеләп уздык. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан гамәлгә
куелганы турында һәркем белә торгандыр. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр.
Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең туган телебез - татар теле. Артык пафоска кереп китәсе килми. Кулга каләм алып, уй-фикерләр язарга алынуымның сәбәбе бар - күп кенә ата-аналар балалары белән аралашканда рус һәм татар сүзләрен бергә кушып, бутап сөйләшергә яраталар. Моны алар хәтта үзләре дә сизми калалар кебек тоела миңа. Мондый очракларны адым саен диярлек күзәтергә була. Һөнәрем буенча балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә еш булырга туры килә. Шулай беркөнне балалар бакчасына кереп барганда каршыма оныгын җитәкләгән олы яшьтәге бер апа очрады. Аның «Алсушка, кызым, посмотри, әнә, Ирек тә пришел в садик. Вместе играть итәрсез, яме», - дигәне шулкадәрле үзәгемә үтте - ләкин дәшмәдем. Бу ханымны сүгәсе килде килүен.
Рус һәм татар сүзләрен аралаштырып сөйләүчеләрне бар җирдә дә, аеруча транспортта барганда ишетергә була. Әле бит ирексездән аларны тыңлап барырга мәҗбүр буласың. Кайвакытта ачудан дулкынлана да башлыйсың. Менә бер мисал. Эштән тизрәк кайтып җитү нияте белән троллейбуска утырдым. Тукталышларның берсендә салонга купшы гына киенгән ике ханым килеп керде. Бераз вакыттан болар сөйләшергә тотындылар. Колакка рус сүзләре белән татар сүзләре чалынды. Янәшәмдә утырган бер абзый түзмәде, миңа карап: «Уф, ник газаплыйлар икән болар татар телен. Белмәгәч, иркенләп рус телендә сөйләшсеннәр иде инде, ә?!» - дип куйды. Әһә, минәйтәм, мондый күренеш мине генә борчымый икән бит.
Бу уңайдан татар халкының бер йөремсәк мәзәге дә искә төшеп китте. Карт белән карчык үз гомерләрендә бик сирәк ачуланышып, тату гына гомер кичергәннәр, ди. Шулай да карт карчыгын сынап карамакчы булган.
- Бик яхшы гомер иттек, карчыгым, - дигән карт, - инде син миңа дөньядагы иң тәмле ризыкны пешереп ашат. - Карчык аңа сыер, сарык телләрен куырып биргән. - Бик дөрес эшләгәнсең. Дөньяда телдән дә тәмле нәрсә юк, - дигән карт.
Байтак вакытлар узгач, карт карчыгын икенчегә сынамакчы булган.
- Сөеклем, син миңа дөньядагы иң тәмле ризыкны ашаттың инде, хәзер инде иң тәмсезен пешереп кара, - дигән. Карчыгы моңа тагын терлек телләре куырып биргән ди. - Рәхмәт, кадерлем, син дөньяда акыллының да акыллысы булып чыктың. Телдән дә тәмсез нәрсә юк шул. Сөйдергән дә тел, биз-дергән дә тел, - дигән карт, канәгать елмаеп.
Менә шулай. Инде язмамны туган телебезне хөрмәтлик, иң мөһиме - зинһар, дөрес итеп сөйләшик, татар теленең искиткеч матур, үзенчәлекле икәнен онытмыйк, дип төгәллисем килә. Сезнең ничек сөйләшкәнне (кычкырып аралашканда) янәшәдә тыңлап баручылар барлыгын да онытырга ярамый.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа