Әлмәттән 17 нче тапкыр махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр
Сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләрне – киемнән алып балалар рәсемнәренә кадәр.
Әлмәттән махсус операция зонасына гуманитар ярдәмнең 17нче партиясен җибәрделәр. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрбиләр өчен төзелеш материаллары, кием-салым, азык-төлек, медикаментлар, маскировка челтәрләре, 1500 окоп шәмнәре җыелган. Моннан тыш, сугышчылар исемле посылкалар һәм балалар рәсемнәре алачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа