Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булдыклы, тырыш, хыялый да

Хатын-кыз - җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле җан иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та.

 Ни хикмәт, бу сыйфатлар-ның киресе дә нәкъ аңа хас. Юкка гына иҗат әһелләре  аны «җавапсыз табышмак», «җирдәге фәрештә», «утлы корал», «сихерче» яки «сүнмәс кояш» белән          
чагыштырмый.

Әйе, шундый алар, безнең гүзәл затларыбыз. Эшен дә умыртып эшли, гаиләсен дә карый, шул ук вакытта 
үзе турында да онытмый - гомумән, бар нәрсәгә  дә өлгерә. 

Бүгенге язмам нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе -  Юлия Викторовна Кораблева турында. Утыз еллап гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган булдыклы, тырыш һәм чибәр  ханым - өч бала анасы ул. Бүгенге көндә Иске Михайловкадагы шәхси эшмәкәр М.З. Абдуллин хуҗалыгының кошчылык фермасында эшләвен дәвам итә.

- Бар гомеремне авыл хуҗалыгы тармагына багышладым дип горурланып әйтә алам. «Яңа Михайловка» җәмгыятендә 27 ел мал-туар карадым - ферма мөдире булып эшләдем. Элек бу хуҗалык гөрләп тора иде - абзар тулы сыер, дуңгыз, ат иде. Хәзер юк, бетерделәр. Мин үзем Яңа Михайловкада туып-үстем, хәзерге вакытта Җәлил бистәсендә яшим. Менә М.З. Абдуллин хуҗалыгына күпләп  кош-корт алып кайткач, биредә эшләргә булдым. Ерак араларны якынайтып көн дә Җәлилдән килеп эшләп йөрим әле шулай. Шунысы җайлы - кул астында машинам бар, үзем йөртәм, шуңа утырам да чыгып китәм. Кошчылык фермасында эшебез җайга салынган: иртәнге җидедән кичке дүрткә ка-дәр  эшлибез, йомырка 
җыябыз. 

Хуҗалыкта Ломан Браун токымлы егерме меңләп тавык бар, алардан тәүлек дәвамында 18 меңләп йомырка җыела, шуларны тартмаларга урнаштырып складка озатабыз. Аннан соң ферманы җыештырабыз, тавыкларны карап-тикшереп чыгабыз. 

Беләсезме, монда бар да техникалаштырылган - кош-кортның азыгы да, суы да автомат рәвештә килеп тора. Хезмәт хакы яхшы, вакытында биреп торалар, җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүз юк, - диде Юлия.
Юлия Кораблева тормышыннан зарланырга яратмый. Аның тыйнак һәм шул ук вакытта оптимист  булуын да искәртми калмадым. Язмыш бу ханымга ачысын да, төчесен дә татыткан югыйсә. Унбер ел элек ире вафат булган, ялгызы өч бала белән утырып калган...

- Әйе, шундый кайгылар аша да узарга туры килде. Балаларны ялгызым карарга, аякка бастырырга туры килде инде. Олы улым башлы-күзле булды, килен белән онык та бүләк иттеләр, рәхмәт аларга. Ике кызым әлегә тормышта тү-гел, кечкенәсе әле студент, Чаллыда укый. Менә шулай яшибез.

Беренче карашка эшнең иге-чиге юк кебек тоелса да, ял итәргә дә вакыт  табам. Ел саен җылы якларга барып кайтырга да өлгерәм  мин (көлә). Беләсезме, авыл хуҗалыгында, мал-туар тирәсендә кайнашкан кеше үз йорты бе-лән торырга омтыла. 

Мин әлегә фатирда яшим, шулай да киләчәктә Әлмәттән ерак булмаган берәр авылда үз йортым белән, рәхәтләнеп мал асрап яшәргә иде дип хыялланам. 

Мин заманында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник һөнәрен дә алып чыккан кеше бит әле, мал асрауның җаен-көен беләм, - дип ки-ләчәккә булган хыяллары белән уртаклашты Юлия Викторовна.
Язның беренче бәйрәме -  8 Март якынлашкан көннәрдә Юлия Кораблевага һәм аның белән бергә хезмәт куючы барлык гүзәл затларга бәхетле тормыш теләп каласы килә. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф алып килсен!

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса