Әлмәт районы авылында су проблемасы хәл ителде
Халыкка су бирелде.
Әлмәт районы Ямаши авылы халкы су белән тәэмин ителмәү проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Оператив рәвештә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков һәм шәһәр хезмәтләре урынга чыкты.
Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә су белән тәэмин итүне тиз арада торгызырга мөмкин булды. Хәзерге вакытта су халык йортларына бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа