Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирдә иң кыйммәте - җан тынычлыгы

Сугыш... Бигрәк куркыныч сүз икән бит бу. Ә үзе... сүзеннән дә куркынычрак...

Элек сугышның куркыныч икәнен без әле аңламаганбыз. Аны бары тик безнең әби-бабайлар, әти-әниләр генә чын мәгънәсендә аңлаган. Ә менә бүген инде барыбыз да аңладык.

Без сугышны кирәгеннән артык белә башлалык. Шулай да, язмышларына Бөек Ватан сугышы тигән, балачаклары сугыштан соңгы авыр чорга туры килгән буын булганына канәгать булып, килер көннәрнең тынычланасына өмет баглап яши бирәләр. Яшәүнең мәгънәсен табып, һәр туган таңга, кояш җылысына, язгы бөрегә, яңа пешкән икмәк исенә, чишмә тавышына, кошлар җырына сөенеп яши алар. Габдрахман авылында да андыйлар аз түгел.

Сыйсыз чир бирмәсен
- Кечкенәдән шук, шаян булдым. Шул сыйфатларым булышкандыр инде авырлыкларны җиңәргә, - дип башлап китте сүзен Мөнирә апа Галимова. Истәлекләрне яңартырга дип фотоальбомны да янәшәсенә генә куйды. Никадәр шаян дисә дә үзен, сугыштан соңгы балачагын искә төшергәндә йөзен моңсулык-сагыш басты. Тик ул аларны тизрәк читкә куарга ашыкты. Елмаеп, балкып, үткән балачактагы күңелле мизгелләрне искә төшерде.

- Балачакны хәтерләмим дә инде мин. Сыер сакларга чыкмаган өчен кисәү агач белән инәйнең кыйнаганы гына хәтердә калган, - дип көлеп җибәрде ул. - Кирәккә эләктергән инде. Ничектер тыеп тотарга кирәк бит. Безнең балачак әллә булды, әллә булмады инде ул. Шул укудан кайткач, вакыт булса, чунка уйный идек тә, чирта уйный идек инде. Эш тә эш иде инде безнең балачакта.

Шактый күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә Мөнирә апага. Инсультны да, ковидны да, яман авыруны да уздыра, химияләр дә ала. Ләкин ул яшәүгә, тормышка ун бармагы белән чытырдап ябышкан кеше. Тормышны яратуы, шаяра белүе, авырлыкны елмаеп җиңүе көч бирә. Кычыткан, балтырган, умач ашап үскән буын өчен сугыш сүзе бик тә таныш иде. Инде бүген дә алар буынына шушы куркынычны кичерергә туры килде.

- Элгәресе инде онытылыбрак бара иде әзерәк. Бүген менә тагын сугыш афәте. Күпме ятим бала кала. Хәзер тагын кырыла башладылар. Инде ачлыклар күрсәтмәсен, икмәкләр булып торсын.

Ипи валчыгы кабып инәйләр ураза тоталар иде. Талкан бутыйлар иде. Алар сәхәргә торганда шул бер кашык талкан ашарга тора идек. Бодайны киптерәләр дә кул тегермәнендә яралар, эре иттереп. Шуны кайнаган суга бутый да ашый инде. Менә сиңа талкан була.

Чыннан да, бер дә авырлыклар турында сөйләргә яратмый Мөнирә апа. Һәр вакыйганы уен-көлкегә борып җибәрергә тырыша. Һич кенә дә борын салындырып, зарланып утырмый. Зарлану аңа килешми дә кебек. Чөнки йөзеннән елмаю, күзеннән нур китми аның.

Үзенең кияүгә чыгуын да елмаеп-көлеп искә төшерде.
-Төшкән җир ерак. Бер тыкрыктан алды да кайтты, урлап. Туй да юк. Җайлы булды. Февральдә алып кайткан иде, мартның 5 ендә сельсоветка барып ЗАГС тордык, - ди, көлеп, Мөнирә апа. 

Илле өч ел пар канатлы булып яшәп өч малай үстерәләр. Әлеге еллар эчендә гел елмаеп-көлеп кенә торгандыр дисезме сез Мөнирә апаны?! Юк, әлбәттә. Елмаю, көлү өчен дә кайчакта бик зур көч кирәк була шул. Сиксән ел гомер эчендә кем булып, кайларда гына эшләргә туры килми аңа. Сыерын да сава, бозаулар да карый, таналар да өйрәтә, чөгендерен дә кисә.

- Эшләмәгән эш калмады инде безнең. Яшәргә кирәк бит. Ул вакытта бөтенебез шулай эшләдек инде. Көзге салкыннарда басуда чөгендер кисә идек бит. Шунда күп хатыннар салкын тидереп, авырып яшьли үлеп киттеләр шул, - диде Мөнирә апа, көрсенеп.

Инсульттан соң айлар буе селкенмичә ята. Аннан соң тегермәнгә фураж тарттырырга чыга. Андагы тузанда бер-беребезне дә күрми идек, дип искә ала ул. Аннан чиләкләп капчыкларга тутыру, ул капчыкларны машинага төяп фермага илтү... Адәм баласы нинди генә хәлләргә дә түзәргә өйрәнә.

Җидене бетергәч тә фермага сыер саварга килә ул. Кеп-кечкенә бармаклар белән никадәр сыер саварга, кырыгышар литрлы 20 фляганы машиналарга төяргә... Моны бары тик безнең әниләр, безнең апалар гына эшли алгандыр.

- Мин инде бу кадәр яшәрмен дә димәгән идем. Аллага шөкер, менә сиксәнгә җиттек бит. Әти 92 дә, инәй 90 яшьтә үлде. Әле апам исән минем, 94 яшьтә. Үзем дә әле бер 100 гә кадәр яшәргә дип маташам, - дип кет-кет көлеп куйды Мөнирә апа. 

Улы, килене тәрбиясендә гомер итә ул. Өсте бөтен, чиста, сые - байлар сые. Тормыштан бик канәгать ул бүген. Малайларына да, киленнәренә дә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый. Тик менә бүгенге илдәге вәзгыять кенә аның да җан тынычлыгын бетергән.

- Бөтен нәрсә җитеш, җан тынычлыгы гына кирәк. Бигрәк күп балалар әрәм була бит. Тизрәк патшалар килешеп, сугышлар тукталсын инде. Илләр тыныч булсын, икмәкләр уңсын иде. Ходаем, сыйсыз чир бирмәсен дә, балаларны яфалап ятарга язмасын, - дип теләкләрен теләп, безне озатып калды Мөнирә апа.

Амин, Мөнирә апа, сүзләрегез Аллаһының амин дигәненә туры килсен иде. Сезнең буын күргән газапларны бүгенге балаларга күрергә язмасын иде.

Рәфкать Шаһиев

 

 

Сез дә Татарстанда узган #МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә чарасында катнаша аласыз! Язмаларыгызны көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса