Әлмәт һава-десант гаскәрләренең 94 еллыгын билгеләп үтте
Һава-десант гаскәрләре сугышчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Iәһәр мәдәният һәм ял паркында Һава-десант гаскәрләре оешуга 94 ел тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышы истәлегенә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган геройлар истәлегенә vемориалга чәчәкләр салу тантанасы булды.
Oлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов катнашучыларны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән котлады. Ул ассызыклаганча, ВДВ Россия армиясенең элитасы булып тора, моны төрле хәрби конфликтлар барышында үзенең батырлыгы һәм профессиональлеге белән исбатлый.
«Бүген без монда һава-десант гаскәрләрендә куркыныч, ләкин мактаулы хезмәтне үз бурычы итеп сайлаган кешеләр хөрмәтенә җыелдык. Ул үзенең барлыкка килү көненнән Россия армиясенең элитасы булды, моны безнең ил катнашкан һәр конфликтта исбатлый. Иң катлаулы операцияләр, иң катлаулы хәрби биремнәр һәрвакыт һава-десант гаскәрләренә тапшырыла», - дип билгеләп үтте Марат Гыйрфанов.
Бу көнне десантчылар белән бергә аларның хатыннары һәм балалары да килә, барысы да күптән инде бер зур гаиләгә әверелгән бит. Ә үсеп килүче буын өлкәннәргә горурланып карый һәм алардан үрнәк алырга тырыша.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа