Әлмәт районы Бишмунча авылында яңа авыл башлыгы сайланды
Авыл гомер буена кешеләренең уңганлыгы, гадилеге, эчкерсезлеге, бердәмлеге белән аерылып торган.
Соңгы вакытларда халык бөтен нәрсәгә дә битараф кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Авылда «башлык» булмавына борчылып Бишмунча халкы безгә җәй башында ук хәбәр иткән иде. Халык белән күрешеп, андагы катлаулы мәсьәләләрне күтәргән язма да чыкты. Очрашуда авыл башлыгы вазифасын үз өстенә алырлык, эшлим дип торган кешеләр барлыгын да күреп кайттык. Бу хакта кешеләрнең фикерен район хакимиятенә җиткердек. Әлбәттә, бу кемнәргәдер ошап җитмәде. Ләкин бишмунчалылар сабыр гына үзләренең авылларын кайгыртып, барысы да бердәм булып, бөтен эшне оештырып яши бирделәр. Ниһаять, бишмунчалылар редакциябезгә шалтыратып, үзләренең шатлыклары белән уртаклаштылар.
- Кичә сессия булган, яңа башлык Мөбарәкшин Морат Туйчи улы, үзебезнеке. Очрашуда бар иде. Пәһлеван безнең. Быелгы бөтен төзекләндерү эшләрен ул оештырып җиренә җиткергән иде. Бик зур өметләр аңа. Ул авыл өчен дип янып, тырышып, халыктан аерылмый бер булып яши, эшли торган кеше, - диделәр безгә.
Кайда да үз кешең булу кирәк. Үз авылым, үз авылдашларым дип янып яши торган җитәкче, хуҗа. Көнем үтсен дип түгел, ә файдам тисен дип, булдырам дип, янына һәр башлангычны куәтләп ала торган ышанычлы команда тупларлык эшлекле кеше. Бишмунчалылар зур ышаныч белән шундый җитәкче килүен көттеләр. Аларның ышаныч-өметләре аклансын. Авыл тагын да төзек, матур авыл булып, тарихта исеме калырлык булсын. Уңышлар сезгә, бишмунчалылар һәм Морат әфәнде!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа