Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Дәүләт Советы Россиядән киткән гражданнарның милкенә арест салырга тәкъдим итте

Документ нигезендә, әлеге чараны хокук бозучыларның җаваплылыктан качуына юл куймау һәм шуның белән аларны Россиядән читтә кылынган хокук бозулар өчен административ җәза үтәргә мәҗбүр итү өчен кертергә ниятлиләр.

ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә Федераль Җыенның түбән палатасына илдән киткән гражданнарның милкенә арест салу турында закон проектын кертте.

Билгеләп үтелгәнчә, биредә илебез мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән хокук бозу очраклары һәм шул хактагы эш буенча производство алып барыла торган затларның милкенә арест салу хакында сүз бара.

Министрлар Кабинетында, закон проекты белән танышкач, Россиядән читтә кылынган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча производство тәртибен җайга салу кирәклеген билгеләп үттеләр. Биредә хокук бозучыларга хәбәр итү мәсьәләләре, мондый эшләрне закон бозган кешенең катнашыннан башка карау һәм эшне карау урыны турында сүз бара.

Тулаем алганда, РФ Хөкүмәте эшләп бетерү шарты белән закон проектын хуплады, диелә Министрлар Кабинетының рәсми хәбәрендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса