Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык ярдәме Җиңүне якынайта

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләп озату дәвам итә.

Шәһәрдә һәм авылларда маскировка челтәрләре үрү, җылы киемнәр, оекбашлар, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар  җыю эшенең тукталып торганы юк. Көзге салкын көннәрдә окоплардагы солдатларыбыз җылыга мохтаҗ. Шуңа күрә дә волонтерлар окоп шәмнәре ясау эшен кабаттан башлап җибәрделәр. Шәмнәр белән ашый торган ризыкны җылытырга, ризык әзерләргә һәм кием-салымны киптереп куярга да  була. Әлбәттә, шәмнәрне күпләп җитештерү өчен төп чимал – парафин бүген җитеп бетми. Шуңа күрә дә волонтерлар бу уңайдан ярдәм сорап җитәкчеләргә, депутатларга һәм битараф булмаган барлык әлмәтлеләргә мөрәҗәгать белән чыкканнар иде. Аларның гозерләрен район башлыгы Тимур Нагуманов та ишетеп алды һәм тиз арада чарасын да күрде. Шул рәвешле Тимур Дмитриевичның тырышлыгы белән 1,6 тонна күләмендә парафин сатып алынып, җиде волонтерлар штабына озатылды.

–  Егетләрнең күбесе белән элемтәдә торабыз.  Мондый шәм 15-30 минутка җитәрлек газ баллоныннан аермалы буларак, сигез сәгать буе янып тора ала бит. Чимал белән ярдәм иттеләр – хәзер инде  яңадан бу эшкә керештек. Шулай ук  район мәдәният йортлары каршында егетләр өчен токмач кисү, киптергән үләннәрдән шифалы чәйләр, тушенкалар, коры ашлар әзерләү эше дә дәвам итә. Кем ничек булдыра – үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде, – ди Әлмәт җирлеге фидакарьләре.

«Поможем СВОим» штабы волонтерлары тырышлыгы белән шушы көннәрдә генә МХО зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Йөкне туплаганда хәрбиләрнең үтенечләре исәпкә алынып, җылы эч киемнәре, носилкалар, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек тупланды. Моннан тыш машинага мичләр һәм төрле җиһазлар да урнаштырылды. Хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга теләге булган әлмәтлеләргә кирәк-яракларны, алдан белешеп,  Совет урамындагы 178 нче йорт адресы буенча урнашкан «8 миля» картинг- клубына китерергә мөмкин. «Швейбат» штабы да гуманитар ярдәм әзерләп җибәрүдә зур өлеш кертә.  Ике ел дәвамында гына да әлеге штаб волонтерлары тарафыннан 1000 нән артык төр кирәк-ярак җитештерелгән. Биредә солдатларга кием-салым, тактик экипировка тегүдән тыш окоп шәмнәре дә ясыйлар.

Шулай, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм күрсәтү җиңүне якынайтырга мөмкинлек бирә, солдатларыбызда өмет, ышаныч уята. Изге күңелле, мәрхәмәтле әлмәтлеләр  күңел җылысына төреп юллаган  посылкалар, кирәкле әйберләрнең барысы да  ияләренә имин генә барып ирешсен дип телибез. Гуманитар ярдәмне илтүчеләргә хәерле юл, исән-сау әйләнеп йөреп кайтырга язсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса