Әлмәттә җир асты кичүен реконструкцияләү төгәлләнде
Капиталь ремонт ике этапта үткәрелде.
Әлмәттә Ленин һәм Төзүчеләр урамнарындагы боҗра янында урнашкан җир асты кичүен реконструкцияләү төгәлләнде. Объектта ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лилия Миңнеханова, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары булды.
Капиталь ремонт ике этапта үткәрелде. Эшчеләр түбәнеалыштырдылар, брусчатканы торгыздылар, эчке бизәлешне, яктыртуны яңарттылар һәм баскычларны шууга каршы материал белән капладылар. Керү төркеменә (ике яктан) ремонт ясалган. Тиздән биредә шулай ук видеокүзәтү камералары урнаштырылачак.
Җир асты кичүеннән тыш, партдесантта катнашучылар әлмәтлеләр белән аралаштылар һәм тирә-яктагы территориянең төзеклеген бәяләделәр.
«Шәһәрне төзекләндерү һәм кешеләрнең иминлеге мәсьәләләре — партия эшендә һичшиксез өстенлек һәм безнең халык программасының мөһим өлеше. Җир асты кичүе Әлмәт халкы арасында иң кирәкле юлларның берсе. Шуңа күрә барлык эшләрнең дә сыйфатлы итеп башкарылуы бик мөһим», - диде Марат Галиев.
Фото: «Бердәм Россия» матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа