Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүне тизләтәсе килә

Бердәмлектә – көч, диләр. Әлмәт җирлеге фидакарьләренең тырышлыгы белән МХО зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм туплап озату эше бүген дә актив дәвам итә.

Шушы көннәрдә генә Түбән Мактама бистәсе башлыгы Вячеслав Сенин җитәкчелегендәге делегация «Гранит» һәм «Алга» батальоннарына барып, халыктан җыелган кирәк-яракларны исән-имин илтеп тапшырды. 1,5 тонна гуманитар йөкнең составында шәхси посылкалардан тыш солдатлар өчен иң соралган әйберләр – генераторлар, рацияләр һәм хәрби амуниция дә бар иде. «Нива» һәм УАЗ машиналарын күргәч, хәрбиләр аеруча нык куандылар. Әлеге техника һәм барлык кирәк-яраклар депутатлар корпусы, спонсорлар, шәхси эшмәкәрләр, Әлмәт, Зәй, Сарман районнарының битараф булмаган кешеләре тырышлыгы белән тупланган. Хәзерге вакытта чираттагы гуманитар йөкне туплау бара. Теләге булганнар әлеге изге эшкә кушылып, үзләреннән өлеш кертә алалар. Районның авыл җирлекләрендә дә бүген эшнең кызган чагы – маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, тегәләр, бәйлиләр, посылкалар туплыйлар, токмач кисәләр – гомумән, эшнең иге чиге юк.

– Вакыт тар, Яңа ел алдыннан МХО зонасына юл алачак чираттагы гуманитарканы җыябыз. Егетләребезне бәйрәм алдыннан куандырасыбыз, йорт җылысын тойдырасыбыз килә. Анда ничек икәнен алар үзләре генә белә. Күңелләре күтәренке булса, Җиңү дә тизрәк килер дип өметләнәбез, – ди авыл фидакарьләре.

Амин, шулай гына булсын. Тырыш кешеләрнең барысына да исәнлек-саулык теләп калабыз һәм чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса