«Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составында
«Татнефть» компаниясенең «Ямашнефть» идарәсеннән ике хезмәткәр Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына кертелде.
Рафаэль Гыйльманов һәм Илдар Габдуллин конкурс әңгәмәсен уңышлы гына уздылар һәм хәзер инвестицияләр һәм транспорт инфраструктурасы кебек төп өлкәләрдә яшьләр мәнфәгатьләрен кайгыртып, республика ведомстволарында мөһим позицияләрне биләячәкләр.
«Ямашнефть» идарәсенең яшьләр комитеты рәисе һәм нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехының газ җыю буенча өлкән мастеры Рафаэль Гыйльманов Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына билгеләнде. Үз эшчәнлеге кысаларында ул төбәккә инвестицияләр җәлеп итү һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Аның бурычларына инвесторлар өчен уңай шартлар тудыруга булышлык итү, инвестиция климатын яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү һәм төбәк икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән проектларда катнашу керә. Рафаэльнең яшьләр комитеты белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе аңа бизнес һәм яшьләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә, аларны Татарстан Республикасының инвестиция программаларына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехыннан җиһазларны ремонтлау буенча мастер һәм шулай ук цехның яшьләр лидеры буларак та танылган Илдар Габдуллин Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына билгеләнде. Аның эше транспорт инфраструктурасын яхшырту, юл хуҗалыгын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру һәм төбәктә логистиканы яхшырту белән бәйле булачак. Аның эшчәнлегенең мөһим өлеше яшьләр белән хезмәттәшлек итү, яшь белгечләрне Татарстанның транспорт системасын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларга җәлеп итүдән гыйбарәт булачак. «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә алган лидерлык күнекмәләре исә аңа транспорт өлкәсендә яшь кадрлар белән эшне нәтиҗәле координацияләргә ярдәм итәчәк.
Рафаэль белән Илдарның Яшьләр хөкүмәтенә билгеләнүе алар алдында һөнәри үсеш һәм әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача, ә бу исә республиканың икътисадын һәм инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Лилия Шакирова
Нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехыннан җиһазларны ремонтлау буенча мастер Илдар Габдуллин:
«Мондый конкурста катнашу ул үзеңне таныту, үзеңнең лидерлык сыйфатларыңны һәм креативлыгыңны күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек булып тора. Бу – төбәк үсешенә үз өлешеңне кертү, республикабыз яшьләренең киләчәгенә йогынты ясый ала торган мөһим карарлар кабул итүдә шәхсән катнашу мөмкинлеге дә. Өстәвенә, минем уйлавымча, яшьләр парламентында катнашу командада эшләү буенча кыйммәтле тәҗрибә».
Нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехыннан газ җыю буенча өлкән мастер Рафаэль Гыйльманов:
«Мин үземне үзем өчен яңа юнәлештә сынап карарга булдым. Беренчедән, мөһим карарлар кабул итүдә катнашу, үземдә яңа күнекмәләр булдыру теләге зур иде. Яшьләр сәясәтенә кагылышлы нинди дә булса закон проектында катнашасым килде, Компания предприятиеләрендә яшьләр белән эшләү буенча үз тәҗрибәм белән уртаклашу теләге зур иде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа