Әлмәт районына яңа җитәкче билгеләнде
15 ноябрьдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда узган 46 нчы чираттан тыш сессиядә ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча утырышта катнашучыларга «Татшина» ҖЧҖ генераль директоры Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын тәкъдим итте.
Шул рәвешле Гүзәл Хәбетдинова 2019 елдан бирле шәһәр һәм районны җитәкләгән Тимур Нагумановны алыштырды. Әсгать Сәфәров Тимур Дмитриевичка Республика Рәисе ярдәмчесе сыйфатында эшен дәвам итәргә тәкъдим ителүе турында хәбәр итте.
Гүзәл Мөдәрис кызы үзебезнең яктан, ул Әлмәттә туып-үскән, 11 нче мәктәптә укыган. Ике югары белеме бар: 1992 елда – Казан дәүләт университетын, 2002 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 1992-1995 елларда «Татнефть» берләшмәсенең мәгълүмати һәм җитештерү процессларын модельләштерү производство бүлеге инженеры, куст мәгълүмат-исәпләү үзәгенең техник-икътисади күрсәткечләрен анализлауны һәм фаразлауны планлаштыру буенча производство бүлеге инженеры, инженер-программист булып эшләгән. 1995-1998 елларда – «Әлмәтнефть» идарәсендә икътисадчы, 1998-2003 елларда – ЦБПО ЭПУның план-икътисад бүлеге башлыгы, 2004-2007 елларда – «Әлмәтнефть» идарәсенең икътисади исәп-хисаплар һәм фаразлау бүлеге башлыгы, 2007-2017 елларда – «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директорының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары, 2017-2019 елларда – «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры вазифаларын башкаручы, 2019-2024 елларда – «Татшина» ҖЧҖ генераль директоры булып хезмәт куйган. Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова – Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемгә лаек.
Сессия барышында Гүзәл Хәбетдинова барлык катнашучыларга да район җитәкчесе вазифасына кандидатурасын кабул итүләре һәм хуплаулары өчен рәхмәтен белдерде.
– Йөкләнгән бөтен җаваплылыкны аңлыйм. Ышанычлы состав барлыгын һәм безгә бергә барырга, булган бурычларны хәл итәргә һәм максатка ирешергә кирәк булачагын аңлыйм, – дип мөрәҗәгать итте ул чираттан тыш сессиядә катнашучыларга. – Барлык көчемне, белемемне, тәҗрибәмне шәһәребез, районыбыз, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халкы файдасына кулланачакмын, – дип йомгаклады ул сүзен. Без дә яңа җитәкчегә Әлмәт районын үстерүдә һәм җирле халыкның мәнфәгатьләрен яклауда уңышлы эшчәнлек теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа