Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакыт оныттырса да, хәтер яңарта

Кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан әлмәтлеләр белән очрашулар дәвам итә.

 

Күптән түгел чираттагы каһарманыбыз – Әфган сугышы ветераны Ирек Нәзир улы Рамазанов редакциябездә кунакта булып китте.

Ул Мәмәт авылында туып-үскән, мәктәптә укыганнан соң заманында районыбызның данлыклы совхозларыннан берсе булган «Октябрьнең 50 еллыгы» хуҗалыгында эшли, хәрби комиссариат аша ДОСААФта укып, КамАЗ машинасы йөртүнең нечкәлекләренә төшенә, таныклык ала. Озак та үтми авылдашлары белән бергә армиягә китә. Артык тыйнак, аз сүзле героебыз шул армиядә хезмәт иткән елларын искә төшерде, үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты.

– Әфган чорын вакыт оныттыра да башлаган иде инде, хәзер менә кабат хәтер дәфтәрен актарырга туры килде. ДОСААФта укып йөргән чорда ук безгә «сез Әфганстанга китәсез» дигәннәр иде инде – шулай булып чыкты да. Шулай итеп 1985 елда мин башта Ашхабадта алты айлап учебкада булдым. Рәсем ясарга ярата идем, моны белеп алдылар да, гел плакатлар ясата башладылар. Әле әти-әниләргә хатлар язганда да рәсемнәр төшереп җибәрә идем. Ашхабадта булганда марш-бросоклар ясап, бишәр йөз километр йөгерткәннәр иде – шунысы нык истә калган. Аннан инде Әфганстанга очтык. Дүртәү – классташларым Фаил, Фахразый, Рамил белән бергә киткән идек.  Әле ДОСААФта укыган берничә малай, Габдрахман, Тайсуган егетләре дә бар иде. Төрлебезне төрле җиргә тараттылар. Ходайга шөкер, Әфганстаннан барыбыз да исән кайттык. Тик шунысы кызганыч, бүген инде Фаил дә, Фахразый да, Рамил дә юк - авыр туфраклары җиңел булсын.

Безне башта Термезга җибәрделәр, анда бер-ике атна булганнан соң, самолет белән Кондызга очтык. Әле дә хәтердә, кызу, кояш. Кондыздан вертолетта Пули-Хумрига алып бардылар. Анда килеп урнаштык, мине отделение командиры итеп билгеләп куйдылар. 49 нчы батальонның матди тәэмин ителеш бригадасында идек. Төп бурычыбыз – снаряд ташу, азык-төлек ташыган чаклар да булгалады. Минем машина – КамАЗ, полуприцеп, гади генә әйткәндә, шаланда. Пули-Хумридан Термезга колонна белән китәбез, анда Хайратон базасында куна идек, икенче көнне машиналарга кирәк-яракларны төйиләр, вакыт күпме үтә инде, көтәбез, аннан киредән юлга кузгалабыз. Бөтен гомер шул машиналарда узды дисәң дә була, чөнки кунуыбыз да шунда. Ашау-эчү яклары болай яхшы иде. Җирле халык белән бик элемтәгә керергә тырышмый идек, шул кишлаклар аша үткәндә генә алар үзләре йөгерешеп, безгә төрле әйберләр сатып алырга тәкъдим итәләр. Алар инде өйрәнеп, шомарып беткәннәр, бездә акча барлыгын яхшы беләләр. Әфганлылардан күзлек, сәгать, әниләргә күчтәнәчкә яулык, үзебезгә оекбаш ала торган идек. Мин инде үземнең бар кирәк-яракны, истәлекле фотоларны да машинада саклап тоттым. Ә менә Газни дигән шәһәргә баргач, машинам «шакылдады». Шаландам буш, снарядларны бушаткан идек. Машина ватылгач, аны тагып алып кайта торган запас машина гел янда йөргәнлектән, шулай эшләдек тә. Инде шулай КамАЗны тарттырып алып кайтып, ярты юлны үтеп, Кабулга килеп җитәбез дигәндә генә чылбыр ычкынды да, машина тарлавыктагы бер упкынга тәгәрәп төшеп тә китте. Шулай итеп бер машинам мәңгегә шунда калды. Алай гына да түгел, булган бар әйберем шунда югалды. Машинаны миналар куеп шартлатып юкка чыгардылар. Шулай, төрле вакыйгалар булды инде, аны сөйләп бетерә торган түгел. Бервакыт Джелалабадтан кайтканда дошманнар безне бик каты утка тоттылар. Андый вакытта бернәрсә эшли алмыйсың – машинаны калдырырга, туктарга ярамый, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Каска белән бронежилетны киясең дә – әйдә, алга. Колоннаның алдыннан-артыннан саклап баручы сопровождение бар барын. КамАЗда зенитка урнаштырылган, ике БТР. Шунда күп кенә егетләребез яраланды, контузия алучылар да булды. Әфганстанда хезмәт итү чоры тәмамланганда мине калырга да кыстаганнар иде әле, ризалашмадым. Шулай итеп мин 1987 елны исән-сау туган авылга әйләнеп кайттым.

Бер-ике ай ял итеп алдым да, кабат совхозда эшли башладым. Биредә дүрт еллап хезмәт куйдым – тракторчы да, комбайнчы да булдым. Совхоз таркалгач, «Елховнефть»кә эшкә урнаштым, шуннан пенсиягә чыктым. Тормыш иптәшем Лилия белән ул авылга укытучы булып эшкә килгәч таныштык, аннан инде гаилә корып, ике малай үстердек. Тормышымнан бик канәгать, – ди Ирек Нәзир улы.

Сөйләшү барышында Әфган ветеранының кул остасы икәнен дә белдек. Ул агачтан төрле эшләнмәләр дә ясый икән әле. Менә шундый батыр йөрәкле, нечкә күңелле, оста куллы кешеләр яши икән Мәмәт авылында. Әфган ветеранына һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык, имин тормыш теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса