9 яшькә кадәр барысы да игътибарсыз!
Ата-аналардан сабыйлары игътибар туплый алмавы турында ишетергә туры килә. Ләкин зарланырга ашыкмаска кирәк. Кайбер бала тумыштан ук сүлпән була: әкрен хәрәкәтләнә, игътибар туплый алмый.
Андыйлар югалып калучан, игътибарсыз була, әкрен эшли, мәсәләләрне озак чишә.
Ләкин баланы ашыктырырга ярамый. Ашыгудан аның игътибары артмый, ә менә хаталарны тагын да күбрәк ясавы ихтимал.
Игътибарсызлык аркасында хатаны 9 яшькә кадәрге балаларның барысы да ясый. Үсә барган саен аның игътибары да арта.
9 яшькә кадәр баланың игътибары 40 минуттан артыкка җитми. Шуңа күрә дә башлангыч мәктәптә дәресләр гадәттәгедән кыскарак була.
Кече яшьтәге мәктәп балалары арымасын өчен, дәресләрне ял белән аралаштырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа