Татарстанда кино, театрлар, күңел ачу һәм спорт үзәкләре ачылды
3 августтан Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә.
ТР Министрлар Кабинеты карарына тиешле үзгәрешләр хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
3 августтан башлап ачык мәйданчыкларда 50дән артык булмаган кеше катнашында ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү рөхсәт ителә.
Шулай ук 3 августтан башлап ачык һавада 50дән артык кеше катнашында кинотеатрлар, төнге клублар, балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эше рөхсәт ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа