Уңга карасаң да, сулга карасаң да шул бер юлбасар-агач
Бүгенге көндә зурдан кубып, Сосновский балтырганы белән көрәшү турында чаң кагалар. «Яңа гасыр» телевидениесеннән бу темага кагылышлы сюжетлар да әледән-әле күрсәтелә. Кызганыч, Америка өрәңгесе дә бик куркыныч икән.
Түбән Мактама бистәсендә яшәүчеләрнең бакчаларында, мәсәлән, ул һәрбер почмактан килеп чыга. Язгы бакча эшләре башлануга унынчы дистәсен ваклаган Гайшә Садыйкова шул зәхмәт белән көрәшергә керешә. Көченнән килгәнчә балта белән ботакларын чапкалый, тик агачның һич тә бирешәсе килми, тагын да ныграк ботаклана. Өстәвенә, бала-чага уйнарга яраткан орлыклары-вертолетлары, җил белән таралып, күрше бакчаларга күчә.
- Узган гасырның 50 нче еллары уртасында биредә газ-бензин заводы эшли башлады, яңа төзелә башлаган бистәне яшелләндерү һәм һавасын чиста тоту өчен агачлар утырта башлаганнар, шул исәптән өрәңгене дә. Бик тиз үскәнгә утыртканнардыр инде, зыяны турында белеп бетермәгәннәрдер, ә хәзер ничек котылырга белгән юк, - ди әби.
Зөһрә Әхсәновага да бу агач шактый мәшәкатьләр тудыра. Үсентеләр бөтен җирдә пәйда була, вакытында йолкымасаң, бәрәңгеңне дә, кишер-суганыңны да кысрыклап чыгарырга мөмкин.
Комаров урамындагы хуҗасыз калган бер участокны да бүгенге көндә өрәңге басып китте. Бер ир-ат анда йорт төзергә планлаштырган иде булса кирәк, мөгаен, акчасы нигез салырга гына җиткәндер, инде күптән күренгәне юк. Аның каравы, өрәңгеләр биредә үзләрен иркен хис итәләр.
Түбән Мактаманың ветераннар советы башлыгы Фәйрүзә Гыйбатова бирегә 1962 елда килен булып төшә. Ул вакытта ук өрәңге булган. Ә хәзер инде бөтен бистәне басып бетерә язган ул. Нәкъ җырдагыча: уңга карасаң да шул, сулга карасаң да шул.
- Югары Мактама авылында умарталарыбыз бар, кайчандыр бирегә наратлар утыртылган булган, ә хәзер шушы өрәңгеләр басып алган, - ди Фәйрүзә Хуҗиевна.
Аңа күпмедер вакыт Себердә яшәргә туры килә. Нижневартовск төбәгенең гражданнар оборонасы штабы җитәкчесе булып эшләгән Фәйрүзә ханым андагы урманнарның торышын бик яхшы белә. Себернең чатнама суыклары да куркытмый икән бу әрсез агачларны: ник берсенә зыян килсен.
Әлмәт районы Нолинка авылындагы бакча участокларын да биләп алган бу агачлар. Хуҗалар үзләренчә алар белән көрәшергә тырыша: ботакларын чабалар, кисәләр. Кемнәрдер мунчаларына ягарга утын буларак файдалана. Тик ягар өчен аны бик озак киптерергә туры килә. Бу яктан да агачның файдасы юк.
Аерым кешеләрнең көрәшүләре генә әлегә бернинди дә нәтиҗә бирми. Өрәңгеләр күбәйгәннән-күбәя бара. Әгәр саллы чаралар күрелмәсә, бу юлбасар-агачлар бөтен шәһәр территориясен, сәнәгать участокларын яулап, аннары авыл хуҗалыгы җирләренә һәм урман участокларына таралачак. Беренче карашка гап-гади, зыянсыз күренгән агач коточкыч экологик бәла
китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки ул, галимнәр фикеренчә, башка үсемлекләргә үсәргә комачаулаучы матдәләр бүлеп чыгара, ә су баса торган урманнарда тал һәм тирәк кебек файдалы агачларның яңаруын тулысынча туктата.
Наилә ГАНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа