Әлмәт юлларында 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
18 июньдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт районында "Иминлек каешы” оператив-профилактик чара оештырылды.
Аның төп бурычы - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
Операция барышында инспекторлар тарафыннан 35 машина йөртүче тикшерелә.
Аларның 5 се иминлек каешын эләктермәгән булып чыга һәм 2 се транспорт чарасы белән ОСАГО полисыннан башка идарә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа