Әлмәттә "Алиментлар түләтүне тәэмин итү турында" бердәм хокукый ярдәм көне узачак
Бу чара 4 августта 15.00-16.00 сәгатьләрдә булачак.
"Алиментлар түләтүне тәэмин итү турында" бердәм хокукый ярдәм өчен клиентларны К.Цеткин 54а (103-нче бүлмә) адресы буенча көтәләр.
Чарада прокуратура, адвокатлар үзәге, суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек органнары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа