Алты балалар бакчасында ата-аналар өчен бушлай консультация үзәге ачылган
Узган елда республиканың алты балалар бакчасы “Балалы гаиләләргә ярдәм итү” федераль проекты җиңүче була. Әлеге проект “ Магариф” илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла.
Җиңүчеләр исемлегендә Казан шәһәренең ике балалар бакчасы һәм бер белем бирү үзәге, шулай ук Чаллы шәһәренең өч балалар бакчасы бар.
Әлеге белем бирү учреждениеләрендә әти-әниләр өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм бирү үзәкләре ачылды. Үзәк белгечләре шулай ук, ерак торак пункта яшәүче т әти-әниләр белән дә очрашулар уздыра.
.
Шулай узган ел белгечләр тарафыннан 120 200 консультация үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа