Беренче бүләк хуҗасын тапты
Газетабызга язылучылар арасында уйнаткан беренче бүләк иясе билгеле.
Вәгъдә – иман, газета укучыларыбыздан атна дәвамында килгән квитанцияләрне уйнатып, җиңүчене ачыкладык. Шулай итеп, «Цветы любимым» кибетенә 1000 сумлык сертификатка Зөлфия Әхмәтбаева ия булды.
Бу юлы атна дәвамында юлланган 17 квитанция арасында бүләк уйнатылды.
Безнең акция дәвам итә. Мәгълүм булганча, без атна дәвамында килгән квитанцияләрне 30 июньгә кадәр һәр пәнҗешәмбе көнне уйнатабыз. Әлеге дәвердә килгән барлык квитанция хуҗаларының июнь ахырында төп бүләк – телефон оту мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа