Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда эшсезләр өчен кайсы вакансияләр актуаль?

Хәзер республикада бер вакансиягә ике эшче туры килә, бу 2020 елгы кризисны 2009 һәм 2014 еллардагыдан аера.

Эшсезләр өчен актуаль вакансияләр турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузьминга биргән интервьюда хәбәр итте.

«Төзелеш туктатылмады. Бу республикада кабул ителгән җитди карар. Кайбер төбәкләр башка карар кабул иттеләр. Бу шартларда төзелеш локомотивка әйләнде. Бүген 1,5 мен ярдәмче эшчеләр кирәк, шул ук вакытта хезмәт хакы — 70 мең сум тирәсе тәшкил итә. Электрогазосварщиклар, бетончылар, арматурчылар, монтажчылар кирәк», — дип сөйләде Зарипова.

Хезмәткәрләргә мохтаҗ булган тагын бер тармак-транспорт. Татарстанның эре шәһәрләрендә җәмәгать транспорты йөртергә 1 меңгә якын вакансия бар, тагын 700 гә якын кондуктор.

«Хезмәт хакы республика буенча уртача хезмәт хакы белән чагыштырырлык. Уртача хезмәт хакы-36-37 мең сум, ә транспорт тармагы буенча — 40 мең сумга кадәр», - дип өстәде министр.

Татарстанда сәүдә үзәкләре ачылганнан соң, сатучыларга, төрле эшчеләргә, склад эшчеләренә ихтыяҗ туды.

"2009, 2014 ел кризисларыннан аермалы буларак, ул елларда бездә вакансияләр юк иде. 2009 елда 60 меңгә якын эшсез һәм тугыз эшсезгә бер вакансия туры килгән. Ә хәзерге шартларда эре бизнес элеккечә үк хезмәткәрләргә булган ихтыяҗны саклый. Тәкъдимнәр бар, якынча бер вакансиягә ике эшсез. Бу вәзгыятькә уңай карарга мөмкинлек бирә торган аерма", - дип сөйләде министр.

Зарипова сүзләренә караганда, эшсезлек темплары кимү бара, ә яңа кешеләр актив рәвештә хезмәт биржасына килә. Ул эшсезләргә эшкә урнашу мәсьәләсен көзгә кадәр кичектермәскә киңәш итте.

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры белән әңгәмәне укыгыз: sntat.ru видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса