Федераль Куркынычсызлык хезмәте Петербургта терактны булдырмый калды
Явыз ниятле кеше транспортта һәм кеше күп тупланган урыннарда терактлар ясарга җыенган булган.
Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте хезмәткәрләре Петербургта терактны булдырмый калды, дтп хәбәр итә РИА “Новости”.
Бүген хокук саклау хезмәткәрләре Үзәк Азия кешесен тоткарлаган. Ул транспортта һәм кеше күп тупланган урыннарда терактлар ясарга җыенган булган.
Тикшерү мәнфәгатеннән чыгып, явыз ниятле кешенең исеме аталмый. Хәзерге вакытта Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте хезмәткәрләре оператив-эзләнү чараларын дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа