Әлмәттә берәү 82 яшьлек пенсионерны талап чыккан
Агымдагы елның гыйнвар аенда Әлмәт полиция бүлегенә 82 яшьлек пенсионер ханым мөрәҗәгать итеп, аның шәхси әйберләрен һәм акчаларын урлауларын хәбәр итә.
Зыян күрүче сүзләренә караганда, азык-төлек кибетендә билгесез берәү аңа ярдәм тәкъдим итеп, өенә кадәр озата һәм фатирына кергәч, бер чынаяк су сорый.
Ул кухняга киткән арада җинаятьче пенсионерның кесә янчыгын һәм ишек ачкычын эләктереп кача.
Китерелгән зыянны ханым 3000 сум белән бәяләгән. Полиция хезмәткәрләре беренче эш итеп кибеттә урнаштырылган видеокүзәтү камераларын тикшерә. Камерадан күренгәнчә, ир сатып алучы сыйфатында кибеткә керә һәм зыян күрүче белән сөйләшә башлый. Шуннан соң алар бергә кибеттән чыгып китәләр.
Оператив эзләнү чаралары барышында җинаятьченең Башкортстан Республикасының Туймазы районыннан килгән 43 яшьлек кеше булуы ачыклана.
Моннан тыш, аңа карата моңа кадәр дә җинаять эше кузгатылган булганлыгы һәм аның рәсми рәвештә беркая да эшләмәве ачыклана.
Әлмәткә ул әнисе янына килгән була.
Шикләнелүче үз гаебен таныган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылкан. Тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа