Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы коткаручылар Рөстәм Миңнехановтан Президент сайлауларына үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорадылар

ТР Хөкүмәте йортында янгын сүндерү-коткару спорты буенча Татарстан җыелма командасын хөрмәтләделәр.

Янгын сүндерү һәм коткару спорты буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары Рөстәм Миңнехановтан 2020 елның көзендә республикада узачак сайлауларга үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорадылар.


Мөрәҗәгатьне җыелма команда әгъзасы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 нче ФПС махсус янгын сүндерү һәм коткару идарәсенең хәрби һәм физик әзерлек буенча инспекторы Игорь Сысоев яңгыратты.


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерү һәм коткару спорты буенча 2020 елгы Россия кышкы чемпионатында җиңү яулаган янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасын котлау тантанасында катнашты. Татарстан коткаручылары шулай ук 2018 елда Чемпионнар һәм 2019 елда көмеш призерлар булдылар.

Фото:tatarstan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса