ТРда интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) кертеләчәк
Росавтодор интеллектуаль транспорт системаларын сынау өчен 22 төбәкне сайлап алды. Төбәкләрдә ИТС кертүгә гомуми акча күләме 3,3 млрд. сум тәшкил итә.
"Федераль юл агентлыгына (Росавтодор) Россиянең 50 субъектыннан барлыгы 56 гариза керде. Алар арасыннан 22 төбәк проекты сайлап алынды", - дип билгеләп үтелә "милли приоритетлар" коммерцияле булмаган автоном оешмасы хәбәрендә.
2020 елга килешүдә каралган төбәкләрдә ИТС кертүгә гомуми акча күләме 3,3 млрд. сум тәшкил итә. Тулаем алганда, программаның төбәк өлешен тормышка ашыру 2020-2024 елларга планлаштырылган.
Аерым алганда, ИТСны гамәлгә кертү өчен Архангельск, Белгород, Волгоград, Вологда, Иваново, Кемерово, Курск, Орел, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Свердловск һәм Тула өлкәләре, Татарстан Республикасы, Бурятия, Дагестан, Саха (Якутия) финансланачак. Хупланучылар исемлегенә Алтай, Краснодар, Ставрополь крайларыннан һәм Ханты-Манси автономияле округыннан да гаризалар кергән. Алга таба ранглау өчен гаризалар кабул ителмәгән төбәкләр аларны киләсе елда тапшыра алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа