Инвалид балаларның ата-аналары өчен конференция булачак
2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый мәгарифкә юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра. ⠀
24 июльдә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак.
«Ташламалы категориядәге гражданнарны санатор-курортларда дәвалау» семинарының максаты:
- ата-аналарга санаторий-курорт дәвалавына путевка бирү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирү,
- санатор-курорт дәвалавына каршы күрсәткечләрне аңлату,
- социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе,
- хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында әңгәмәләр үткәрү. ⠀
Катнашу өчен 8 (999) 157-94-42 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын whatsapp яки СМС-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (Галиуллина Аделина Илдар кызы)
Билгеләнгән вакытта сылтама буенча zoom конференциясенә кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк. ⠀
Әгәр дәрес вакытында соравыгызга җавап эзлисез икән, электрон адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Adelina.Galiullina@tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа