Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
Иртәгә, ягъни 19 май көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телекомпаниясендә булачак.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда трансляция барышында республика башлыгы татарстанлыларны борчыган иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк.
«Татарстан Президенты катнашында әңгәмә уздыру планлаштырыла», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Фото:tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа