Әлмәт чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчә
Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Instagram сәхифәсендә Татарстанның, шул исәптән Әлмәтнең дә, чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүен хәбәр итте.
Әмма сәүдә үзәкләре һәм кафелар ачылуга карамастан, балалар өчен уен бүлмәләренә, пляжларга, кинотеатрларга йөрү рөхсәт ителми. Шул ук тыюлар төнге клубларга һәм кальяннарга да кагыла.
Тимур Дмитриевич шулай ук быел аномаль эсселек уңышка зыян сала башлады, дип билгеләп үтте. Әмма җомга көнне районда комбайннар парады узачак, анда техниканың урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа