Әлмәт инспекторлары бер хатын-кызга ярдәмгә килгән
Патрульлек хезмәтен башкарган вакытта Әлмәт полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Ренат Гайнетдиновка һәм лейтенант Денис Хәйруллинга ярдәм сорап бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә.
Ул үзенең автомобилен кабыза алмавы турында әйтә. Моның сәбәбе батареяның аккумуляторы утыру була.
Полиция хезмәткәрләре транспорт чарасын махсус чыбыклар ярдәмендә эшләтеп җибәрә.
Автомобиль йөртүче юл-патруль хезмәте инспекторларына рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа