Коммерциячел булмаган оешмалар 15 апрельгә кадәр отчетлар тапшырырга тиеш
Татарстанда бүген 5847 коммерциячел булмаган оешма теркәлгән. Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе аларның 2020 елның 15 апреленә кадәр 2019 ел өчен эшчәнлекләре турында отчет тапшырырга кирәклеген искә төшерә.
Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Отчетларны вакытында тапшырмаучыларга карата административ җаваплылык каралган.
Отчет формалары һәм аны тутыру тәртибе РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе рәсми сайтына to16@minjust.ru урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа