Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйге яллар лагерьсыз да була икән

Сентябрь аена да ерак калмады. Узган еллардан аермалы буларак, быел балалар җәйге каникулларын үзгә уздырды.

«Таҗлы» вирус аркасында язгы каникулдан соң онлайн режимда гына белем алган укучылар җәйге ялларын да өйдә генә үткәрергә мәҗбүр булды. Быел балалар тарихта беренче тапкыр диярлек ял һәм сәламәтләндерү лагерьларыннан мәхрүм калды.

Минем Гөлзәйнәп исемле әбием бар иде. Нәрсәгә генә тотынсам да, үземне баккан әби-әниемнең киңәшләрен искә алам. «Чакырсалар – бар, кусалар – кит, үпкәләп йөрмә, нинди генә хәлгә юлыксаң да, иң беренче чиратта уңай якларны эзләргә тырыш», - дия иде ул. Оныкларым булгач, мин дә ял һәм савыктыру лагерьларының быел эшләмәячәген ишетеп, башта бик борчылдым. Ник дисәң дә, җәй - рәхәтләнеп ял итәр, сәламәтлекне ныгытыр чак. Алдагы елларда бу вакытта күпчелек бала каникулларын ял, спорт, палаткалы, хезмәт лагерьларында уздыра иде. Юнәлешләре төрлечә булса да, лагерьлар - күңелгә мәңгегә уелып калучы якты хатирә. Биредә яңа дуслар табасың, һәр көнне оештырылган чараларда талантыңны күрсәтү өчен мөмкинлекләр туа, урман, саф һава...

Моңа кадәр бер җәйдә ике төрле лагерьга барган кызыбыз да бу хәбәрне көрсенеп кабул итте. Кыш көне үк дус кызы белән бер отрядка, бер бүлмәгә эләгү турында планнар корып куйганнар иде дә бит. Әбиемнең киңәшен аның белән дә уртаклаштым. Чынлап та, нигә борчылырга, иң мөһиме, сәламәтлек, куркынычсызлык ләбаса.

Уңай яклары да бик күп булып чыкты өйдә торуның. Лагерьда булганнар яхшы белә, монда режим сакланырга тиеш. Рәхәтләнеп, үзең теләгәнчә озак йоклый алмыйсың. Ә өйдә күпме телисең, шуның кадәр ят, ял ит, кул эшләре белән шөгыльлән һәм башкалар. Сиңа беркем дә кисәтү ясамый, ашыктырмый. 6 нчы сыйныфка барырга әзерләнүче оныгыбыз сәнгать мәктәбенә дә йөри. Җәйге өй эше итеп биргән барлык рәсемнәрне кабаланмый гына ясап чыкты. Сыйныфтан тыш уку каралган матур әдәбиятны да җиңдек. Аш-су әзерләргә, камыр ризыклары пешерергә дә ярата безнең Самира. Рәхәтләнде генә - үзе әзерли, шул арада видеога төшерергә, Инстаграмга урнаштырып, иптәшләре белән бүлешергә дә вакыт таба.

Ә төштән соң көн саен җәяүләп шәһәр буйлап сәяхәткә чыгуны гадәткә керттек. Кайбер көннәрне 15 әр километр узылды. Кайсы гына урамнарда, почмакларда булмадык. Үземнең дә күбесен күргәнем юк иде әле. Нинди генә матур урыннар юк икән калабызда. Шуларга хозурланып, ишегалларында үскән аллы-гөлле чәчәкләргә сокланып, аларны фотога төшереп, урам атамалары язылган алтакталарны укып, бу шәхесләрнең кем булуын хәтердә яңартып йөри торгач, вакыт узганы да сизелми. Без хәзер әби белән онык кына түгел, дуслар, сердәшләр дә. Нәкъ менә бергә йөргәндә, сәяхәт вакытларында сер йомгаклары чишелә дә.

Авылда әти-әниләре булганнарның күпчелеге балаларын шунда кайтарды. Танышым Наилә Нуриева да быелгы җәен оныклары белән үткәрә. Балаларны карарга куркып кына ризалашкан булган. Хәзер исә сөенеп бетә алмый.

- Үз балаң өчен моның кадәр кайгырмыйсың, оныкларга берәр хәл булмагае дип гел күзәтеп торырга кирәк. Авылда рәхәт, бик тиз кул арасына керделәр. Башта күрше малайларыннан күрмәк капка төпләрен себерделәр, аннан бабайлары үзләрен печән әйләндерергә өйрәтте. Бакчага су сибү, чүп утау кебек эшләрне дә рәхәтләнеп башкардылар. Кайтарганда улым: «Әни, берүк үтәли җилдә тотма, җылы киендереп йөр, тиз салкын тидерәләр», дигән иде. Яланаяк, ялан өс йөргән чаклары да булды, кояшта каралып беттеләр, танырлык та түгел үзләрен. Киләсе елга тагын кайтабыз, лагерьга бармыйбыз, диләр. Балаларыгызны татарчага өйрәтәсегез килсә, җәйгә авылга кайтарыгыз, - диде Наилә ханым.

Татарча белмәгән Илдар да, Илдан да хәзер әби-бабайлары белән туган телләрендә сөйләшә башлаган. Русчага татарча җавап биреп, аңламаганга салышып әби-бабай тәки оныкларын өйрәткән.

Сабировлар гаиләсе дә җәйге каникулларны файдалы итеп уздырган дип хәзер үк нәтиҗә ясарга була. Кызлары Алиягә 12, уллары Камилгә 14 яшь. Быел урман-болыннарда җир җиләге күп булды. Табигать нигъмәтләреннән файдаланып, керемнәрен арттыручылар ел да күзәтелә. Алия белән Камил башта җиләккә әниләре белән үзләренә җыярга барган.

- Икесе дә яңа телефон турында сөйләшә башлады. Әйдәгез, җиләккә тагын барабыз, саткан акчага телефон алырсыз, дип шаярып кына әйткән идем, шатланып риза булдылар. 26 мең сумлык җиләк җыеп саттык. Шулай итеп, үз тырышлыклары белән телефонлы булдылар. Нык куандылар, горурландылар. Балаларда эшмәкәрлеккә кызыксыну артты, ничек акча эшләү юлын уйлап, план кора башладылар.Үзләре эшләп алгач, телефонның да кадере артты. Ижауга зоопаркка барып кайттык, музейда булдык. Чатыр тауга, башка тарихи урыннарга бардык. Лагерь эшләмәгәнгә бер дә борчылмадык. Заманасы шундый булгач, берни эшләп булмый. Авыру гына йога күрмәсен, - дип сөйләде әниләре Айгөл.

Сүз дә юк, уңайсыз хәлдә калган гаиләләр дә булгандыр. Ләкин сакланганны Ходай саклармын дигән. Вирус җиңелеп, киләсе елда барысы да үз хәленә кайтыр, ял һәм савыктыру лагерьлары кабаттан балаларның шатлыклы тавышларына күмелер дип ышаныйк. Сәламәт булыйк!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса