Әлмәт урамнарында үзенчәлекле өндәү: зинһар, өйдә калыгыз!
Әлмәттә изоляция режимын үтәү һәм өйдә калу кирәклеге турындагы мәгълүматны тарату буенча өстәмә чаралар күрелде.
Әлмәт урамнарында махсус хезмәт машиналары патрульлек итә, алар тавышны көчәйткеч җиһазлар ярдәмендә гражданнарга өйдә калу кирәклеге турында игълан итә. Игъланнарны паркларда, скверларда һәм җәмәгать киңлекләрендә дә ишетергә була.
Алар шәһәр халкын өйдә калырга һәм коронавирус таралуны кисәтүнең гади чараларын кулланырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа