Әлмәтнең яшь гаиләсендә икеләтә шатлык
Гаиләдә беренче булып туган балага бирелүче пособиене алуга документлар тапшырган тәүге Әлмәт гаиләсе шушы көннәрдә дәүләт ярдәменнән файдаланды.
Светлана һәм Руслан Мөхәммәтҗановларның беренче баласы 1 гыйнвар – илебездә яңа законнар үз көченә кергән көндә дөньяга килә. Шул рәвешле гаилә ай саен дәүләттән социаль ярдәм алып барачак. Татарстанда яшәүче әниләр өчен быел аның күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә. Бу – 2017 елның II кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимимы күләме. Айлык түләүләрне алу хокукына быелның 1 гыйнварыннан соң беренче баласы туган (уллыкка алган) әниләр дәгъва итә ала. Төп шарт: әни һәм бала Россия гражданнары булырга һәм Россия территориясендә яшәргә тиеш. Шул ук вакытта гаиләдә җан башына туры килгән керем дәрә¬җәсе төбәктә 2017 елның икенче кварталында билгеләнгән эшкә сә¬ләтлеләрнең яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа