Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авырулар индивидуаль ланч-бокслардагы ризык белән туклана

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда хәзер пациентлар индивидуаль ланч-бокслардагы ризык белән туклана. Яңа азык-төлек блогында әзер аш-су капкачлы махсус савытларга салына да, җылылыкны озак саклый торган термоподносларга куелып, палаталарга китерелә

Яңа азык-төлек блогында әзер аш-су капкачлы махсус савытларга салына да, җылылыкны озак саклый торган термоподносларга куелып, палаталарга китерелә. Бу бигрәк тә процедураларга бару аркасында иртәнге һәм төшке ашны вакытында ашый алмаучы авырулар өчен уңайлы.

Иртәнге 5 тән эш кайный

Клиникада пациентларны тукландыруның яңа ысулы инде бер ай кулланыла, һәм күпчелек авыруларга бу яңалык ошый. Элек ризык дәвалау учреждениесенең үз азык-төлек блогында штаттагы хезмәткәрләр тарафыннан әзерләнгән булса, бүген аны «Здоровье» санаторий-профилакториендагы реконструкцияләнгән хәзерләү комплексында әзерлиләр.

Журналистлар бирегә иртәнге 10 нар тирәсендә килде. Төшке аш пациентларның өстәленә өч сәгатьтән соң гына китерелергә тиеш булса да, биредә тулы куәтенә кайнар ризыклар һәм салатлар әзерләү бара. 12 кухня хезмәткәре таң белән - иртәнге сәгать биштән үк сменага керешкән. Һәм әле дә шушы темпта эшләүләрен дәвам итәләр.

«Татнефть» җитәкчелеге инициативасы буенча төзелгән һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән хәзерләү комплексында эш кайный. Һәркем үзенә ышанып тапшырылган эш участогы өчен җаваплы: якынча 360 кешегә исәпләп әзерләнгән кайнар аш-су махсус боксларга - термоконтейнерларга тутыруга әзер.

Савыт-саба махсус пластиктан

- Ризык суынмасын өчен махсус контейнерлар алдан ук җылытыла, - дип сөйләде 5 нче ашханә мөдире Руслан Сәгъдиев. – Аш-су әзерләү процессына килгәндә, ул ике меню буенча җитештерелә: «Здоровье» санаторий-профилакторие һәм медсанчасть өчен. Медсанчастька дигәне кайнар килеш термоконтейнерларга тутырыла һәм ун минут дәвамында комплектлау цехына китерелә.

Журналистлар ашханә мөдире белән бергә боксларга беренче һәм икенче блюдолар, салатлар тутыру процессы шаһиты булдылар, шулай ук контейнерларны махсус автомобильләргә төягәннәрен күзәттеләр. 10 минуттан соң комплектлау цехында эш кайный башлады. Ул аерым зур бинада урнашкан. Иркен, якты залларның берсе комплектлау, икенчесе юу өчен билгеләнгән. Стеллажларны киптерү өчен дә бүлмә бар. Тигез рәтләр булып тезелеп киткән термоподнослар рәтләре дә журналистларның игътибарын җәлеп итми калмады. Бөтен савыт-саба кебек үк, алар да азык-төлек өчен яраклы пластик кулланып махсус технология буенча Германиядә җитештерелгән.

Ярты сүздән аңлашалар

- Иң беренче эш итеп, китерелгән һәр ризыктан диетсестра проба ала һәм ул суыткычта өч тәүлек буе саклана, - дип аңлатты Руслан Хәмитович. - Бу зарурлык туганда әзерләнгән ризыкны тикшерү өчен кирәк булырга мөмкин. Аннан соң төшке ашны комплектлау процессы башлана, аның барышында ризык җылытылган савыт-сабага салына һәм термокапкач белән ябыла торган термоподносларга куела.

300 дән артык кешегә төшке ашны комплектлау 1 сәгать тә 15 минуттан да ким булмаган вакытны ала. Ашханә мөдире әлеге вакытның көннән-көн кими баруын әйтә: коллектив җайга салынып эшли, кешеләр бер-берсен ярты сүздән аңлый башлыйлар һәм элек салат, аш савытлары белән тулы транспортер лентасы аз тизлек белән барган булса, бүген аның тизлеге үзгәргән. Мисал өчен, яңа эшли башлаган кеше фасовкалаучыларның тизлегенә өлгермәскә дә мөмкин. Комплектация стартында ризыкның температурасы 80-85 С° булса, авыруларга барып җиткәндә ул 80 С° тәшкил итә.

Савыт-саба юу цехында өч ябык «ванна»сы булган конвейерлы юу машинасы урнаштырылган. Беренчесендә - су 42 С° ка кадәр җылытылганында савыт-саба дезинфекция чарасы кулланып эшкәртелә. Биредә чистарту процессының төп өлеше башкарыла. Суы 65 С° ка кадәр җылытылган икенче ваннада савыт-саба чайкатыла. Өченче бокста исә ул 90 градуска кадәр җылытылган су белән тагын бер кат чайкатыла.

Дәвалау туклануы

Һәр бүлмәдә идеаль чисталык. Без, журналистлар, бирегә бары тик саклагыч костюмнар киеп, махсус эшкәртүдән соң гына керә алдык.

- Әзер блюдоларны бүлекчәләрдә түгел, ә азык-төлек блогында порцияләргә бүлү, ягъни таблет-туклану технологиясе кулланылу бик уңайлы, - дип нәтиҗә ясады Руслан Сәгъдиев. - Бу заманча технологияләргә генә дә бәйле түгел. Төп кыйммәте шунда ки, ул тулысынча дәвалау туклануы принципларына туры килә - кулланылган продуктлар һәм кулинар эшкәртү ысуллары төрледән-төрле, бар да яхшы сыйфатлы, шулай ук табиблар билгеләгән дәвалау төрләре белән туры килә.

Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса