Әлмәттә язгы ташуны куркып көтәләр
Язгы ташуга да чират җитте. Бу чорны әлмәтлеләр куркып көтә. Яз 2012 елдагы кебек бәла-казалар китермәсме, язгы ташуга әзерлек ничек бара?
Халыкның борчылуы урынлы. Моннан 6 ел элек Әлмәттә 500 дән артык йортны су баскан иде. Көтелмәгән хәл булды бу. Иске Әлмәт урамнары буенча көймәләрдә генә йөрделәр ул чакта. Килгән зыян байтак тәшкил итте. Какшаган нервылар турында әйткән дә юк. Шуңа күрә безнең төбәктә бу темага аеруча зур игътибар бирә башладылар. Өстәвенә быел кар да күп яуды.
Язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе дүшәмбе киңәшмәсендә дә тикшерелде. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе начальнигы Валерий Грезнев әйтүенчә, елгалардагы сулар әлегә критик билгегә кадәр күтәрелмәгән. Кар катламы 2 апрельгә 28-33 сантиметр тәшкил иткән. Андагы су запасы нормадан артып китмәгән.
– Бу Дала Зәе һәм Шушма елгаларындагы су дәрәҗәсенең язгы ташу вакытында норма чикләрендә булачагын фаразларга мөмкинлек бирә. Ташу апрельнең беренче декадасында башланыр дип көтелә, – диде Валерий Грезнев.
Әлбәттә, язгы ташу карның ничек эрүенә дә бәйле. Төннәрен салкын булып, көндез генә җылытса, куркыныч юк. Ә инде көннәр нык җылытып җибәрсә, Түбән Абдул, Түбән Мактама, Тихновка, Рус Акташы, Тайсуган авылларында, Иске Әлмәт һәм Урсалада су басулар булырга мөмкин икән.
Районда бәла-казалар булдырмау өчен чаралар күрелгән. Юл хуҗалыгы оешмалары да беркетелгән территорияләрдәге күперләргә күзәтчелек итеп тора. Су тирәнлеге дәрәҗәсенә көндәлек контрольлек итү, тәүлекара кизү торулар оештырылган, су уздыручы торбалар, канаулар чистартыла. Шулай ук 600 тонна вак таш, 600 тонна ком, 500 тонна ПГСһәм башкалар әзерләнгән.
– Узган ел район башкарма комитеты, оешма-предприятиеләрнең тыгыз элемтәдә торып эшләве нәтиҗәсендә язгы ташуны югалтуларсыз үткәреп җибәрдек дисәк тә була. Быел да күрелгән комплекслы чаралар гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калырга мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз, – дип сүзен йомгаклады Валерий Грезнев.
Су басу куркынычы янаган хуҗалыклар үзләре дә алдан ук хәстәрләнергә тиеш. Табигатькә ышанып булмый. Кайчакларда гади генә кагыйдә-таләпләрне үтәмәү дә зыян китерә, кеше гомеренә куркыныч яный.
– Без су басу куркынычы булган урыннарны карап, кешеләрне кисәтеп, киңәшләребезне биреп чыктык. Авылыбыз янында федераль юл төзиләр. Ул суны дамба кебек тота. Узган ел язгы ташу вакытында йортларны су басу булмады. Быел да тыныч үтәр дип уйлыйбыз. Су дәрәҗәсен гел карап, үлчәп, хәбәр итеп торабыз. Әлегә боз кузгалмады. Балыкчылар гына кисәтүләргә дә карамастан, бозга керүләрен дәвам итә, – диде Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы Равил Юнысов.
«Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма», диләр. Әмма шулай булса да, тормышларын куркыныч астына куеп, бозга кереп балык тотып утыручыларны бүген дә күзәтергә була. Әлмәт күлендә, Шарлавыклы буаларда да утыра алар.
Фото 2012 елдагы су басу чорында төшерелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа