Нурлатта барлык чор журналистларына һәйкәл куярга планлаштыралар
Шәһәр халкы яңа стела эскизын булдыруда катнаша ала.
Нурлатта барлык чор журналистлары хөрмәтенә стела урнаштырырга планлаштыралар. Инициатива белән «Нурлат-информ» басмасы җитәкчесе Резедә Гиняева чыгыш ясады, аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин хуплады.
"Хәзерге вакытта аның өстендә эш алып барыла. Бу эшкә барлык нурлатлылар да кушыла ала," - дип билгеләп үтә "Нурлат-информ".
Һәйкәлне Сәлимҗанов урамындагы скверда куярга планлаштыралар. Стела район массакүләм мәгълүмат чаралары юбилеена бүләк булачак. 2020 һәм 2021 елларда Нурлат телевидениесе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк, ә «Дуслык» газетасына 90 яшь тула.
Нурлатлылар һәйкәлне рәсмиләштерү идеяләре белән социаль челтәрдәге «Нурлат-информ» битендә, электрон почта аша уртаклаша алалар. redak@list.ru , яки 2-40-28 һәм 2-36-13 телефоннары аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа