Паралимпияче, блогер Рөстәм Нәбиев Эльбруска менәргә исәпли
Омскида булган фаҗигадә аяксыз калган егет үзен Россиянең иң биек ноктасына менеп, сынарга булган.
"1-10 сентябрь көннәрендә мин илебезнең иң югары үрләрнең берсенә - Эльбруска (5642м) менәргә карар кылдым.
Куркаммы? Әлбәттә! Тик мин үз-үземә ышанам: 1,5 айдан соң яңалыкларда күрерсез: Рөстәм Нәбиев Эльбруска менгән. Минем өчен бу бик мөһим", - дип язган ул үзенең Инстаграмына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа