Паспорт һәм машина йөртү таныклыкларын алыштыру вакыты озайтыла
1 февральдән алып 15 июльгә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан паспорт һәм машина йөртү таныклыклары 31 декабрьгә хәтле гамәлдә булачак.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының норматив-хокукый акт проектлары порталында хәбәр ителә. Документ иҗтимагый экспертизага куелган дип хәбәр итә https://rg-ru.
Искәртеп узабыз, 18 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә, Россиядә 1 февральдән 15 июльгә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыгачак паспорт һәм машина йөртү таныклыкларын гамәлдә дип тану турындагы указга кул куйган иде. Хәзер исә бу срок 31 декабрьгә кадәр озайтылырга мөмкин.
Паспорт һәм машина йөртү таныклыгы бирүдә гражданинның үзе булуы таләп ителә. Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр итүләренчә, ашыгыч рәвештә кирәк булганда, паспорт барыбер биреләчәк яки алыштырылачак. Мәсәлән, документ югалган, урланган, зыян күргән булса яки 14 яшь тулып беренче тапкыр бирелсә.
Бу очракта карантин чаралары таләпләрен үтәп, кабул ителүгә Россия Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнарының рәсми сайтларында күрсәтелгән телефоннар буенча (Россия Федерациясе субъектының тәртип номеры + mvd.ru мәсәлән: 77mvd.ru яки дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша) язылырга кирәк була.
Таныклыкларының яраклылык вакыты чыккан машина йөртүчеләр дә 31 декабрьгә кадәр җаваплылыкка тартылмаячак.
Ләкин бу машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы 1 февральдән дә иртәрәк чыкмаган очракта. Ягъни, әгәр таныклыкның яраклылык вакыты гыйнвар аенда тәмамланса, руль артына утырмау яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа