Паспорт ясатуга пошлина арта
Чит ил паспорты ясаткан өчен дәүләт пошлинасы 3,5 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арта.
Министрлар Кабинетының ярашлы карары Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында бирелгән.
Болардан тыш, законда транспорт чарасын яңача дәүләт теркәвенә дә пошлина суммасын үзгәртү каралган. Ул 1,5 мең сум торачак (хәзер аның бәясе 800 сум). Ә илкүләм машина йөртү кенәгәсе биргән өчен элеккеге 2 мең сум урынына 3 меңне түләргә туры киләчәк.
Фото: vipgeo.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа