Пенсия эшеннән шәхси мәгълүматлар буенча консультацияне Пенсия фондына бармыйча да алырга була
Бу турыда Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе хәбәр итә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Әлмәт шәһәрендәге (районара) идарәсе шуны хәбәр итә: пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсия китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына, «Код сүзе»ннән файдаланып, контакт-үзәкнең телефон номеры аша (2-79-27-27) алырга мөмкин.
Код сүзе – ул шалтыраткан кешенең шәхсән катнашуын алыштыра торган идентификацияләү ысулы. Законнарның гамәлдәге нормалары буенча, код сүзеннән башка Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматларга кагылышы булган сорауларга телефон аша җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, бары тик контроль мәгълүматка, ягъни «код сүзе»нә ия булучылар гына шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультация ала ала.
Хәзер Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru гражданинның шәхси кабинетында («Кулланучы профиле» кушымтасы) «код сүзе»н күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, аны кеше мөстәкыйль рәвештә үзе сайлый, ул бары тик аның үзенә генә билгеле була.
2-79-27-27 телефоны буенча шалтыратып һәм яшерен кодны атап, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны, шул исәптән шәхси мәгълүматларны ала һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә алачак.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Шәхесне идентификацияләү өчен код сүзеннән файдалану турында» гаризаны шулай ук Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсе клиентлык службасында да бирергә мөмкин. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары клиентлык службаларында гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа