Ел ахырына кадәр Татарстанда 3 млн кв метр торак төзү планлаштырыла
Ел ахырына Татарстанда 3 млн кв метр торак төзү планлаштырыла. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткән.
"Быел 2 млн. 979 мең кв. метр торак төзү бурычы куелган. Рөстәм Нургалиевичбу хакта күп тапкырлар белдерде. Татарстан Республикасы буенча 5 ел дәвамында 3 млн 600 мең кв. метр торак төзү максаты куелды. Бу без эшләргә күнеккән саннарга караганда бер ярым тапкырга күбрәк", - дигән министр.
Республика буенча биш ел дәвамында 3 млн 600 мең кв метр торак төзү максаты куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа